Татарстанда сәнәгать өчен алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге ачылды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Ул сәнәгать һәм инженерлык технологияләре өлкәсендә махсуслашачак. Казанда Фукс урамындагы Эшлекле үзәктә урнашкан.

Ачылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

«Татарстанда алгарышлы һөнәри әзерлек үзәген ачу республика икътисады ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләү процессын контрольдә тотарга, кадрлар әзерләүнең иң яхшы тәҗрибәсен трансляцияләргә һәм төбәктә сыйфатлы кеше капиталын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, –  диде Родион Карпов. – Үзәкнең бурычы – сәнәгать һәм инженер технологияләре өлкәсендә бердәм экосистема һәм урта һөнәри белем бирү системасы булдыру». ▶️

Татарстанда сәнәгать һәм инженерлык технологияләре өлкәсендә алгарышлы әзерлек челтәрен булдырудан һәм эшләвен дәвам итүдән тыш, үзәк шулай ук югары технологияле чишелешләрне эшләүдә, җитештерүдә һәм коммерцияләштерүдә ярдәм итәчәк, шулай ук икътисадның реаль секторы предприятиеләре заказлары буенча башка эшләр башкарачак.

Аның төп бурычы – Татарстан халкын эшкә урнаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны оештыру. Бу максатка ирешү өчен үзәк республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләренең карьера үзәкләре эшен координацияли һәм оборона-сәнәгать комплексы оешмаларында эш табарга омтылучы студентларның әлеге предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлегендә актив катнаша.

Шунысын да өстәп әйтик, алгарышлы һөнәри әзерлек үзәкләре (ЦОПП) 2019 елдан башлап «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләре исемлеге нигезендә төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International