28 апрельдә Казанда Әзербайҗан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең өченче утырышы узды.
«СИБУР» холдингына кергән «Түбән Кама нефтехим» оешмасы гексен җитештерү предприятиесен төзи башлаган. Җитештерүне 2024 елның икенче яртысында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
«Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Быел бизнес нәтиҗәлелеген арттыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча төп дискуссия мәйданчыгы 20-21 июльдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-парк»та узачак. Чарага Россиянең меңгә якын эре компаниясе хуҗалары һәм җитәкчеләре килер дип көтелә. Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм ФКҮ.
«Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесе – Татарстан Рәисенең ярдәме белән үткәрелә торган киң масштаблы социаль-мәдәни республика проекты. Ул Татарстан халыкларының традицион гаилә кыйммәтләрен, мәдәни, милли традицияләрен, аналыкны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
21 майда 11:00 сәгатьтә Чаллыда республиканың җиңел сәнәгать фестивале узачак. Фестиваль ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, «ТР Чаллы шәһәре ССП» берлеге, Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасының җиңел сәнәгать комитеты ярдәмендә узачак.
Бу хакта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко Үзбәкстанга эш визиты кысаларында Сурхандарья өлкәсе хокимының беренче урынбасары Әнвәр Орхипов һәм Үзбәкстанның энергетика министры Журабек Мирзамахмудов белән очрашу барышында хәбәр итте. Очрашулар «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» кырларында узды.
Россия Федерациясенең Согыд Гарәбстаны Корольлегендә сәүдә вәкиле Станислав Янковец белән онлайн очрашуны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. Хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус катнашты.
Ул 28 апрельдә 10:00 сәгатьтә «Корстон» КСКК комплексында узачак.
Бу бөтен ил масштабында үзеңне таныту, шулай ук идарә итү сәләтеңне күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек.
Конкурста Россия гражданнары һәм ике елдан артык идарә тәҗрибәсе булган 55 яшькә кадәрге чит ил гражданнары катнаша ала.
«ЛидерыРоссии.рф» сайтында теркәлергә өлгерегез!
https://лидерыроссии.рф/?utm_source=dialog&utm_medium=tatarstan&utm_campaign=uni
Татарстан Республикасы Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Татарстан Республикасының 70 компаниясеннән торган делегациянең эш визиты белән Үзбәкстанга килде.