«РОСТКИ» форумында КХРның Синьцзян-Уйгур автономияле районы һәм Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусын тәкъдир иттеләр. Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.
СУАР – мәйданы буенча Кытайның иң зур территориаль-административ берәмлеге (КХРның 1/6 өлеше), биредә 26 млн.кеше яши.
Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне тәкъдир итүдә сәламләү сүзе белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, быел республика Рәисе белән СУАР башкаласы Урумчида VIII Кытай – Евразия ЭКСПОсын үткәрү вакытында булган. Министр Кытай белән дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген һәм үзара товар әйләнеше үсешен ассызыклады – 2023 елда ул рекордлы 3 млрд.долларга җиткән.
Ул шулай ук Татарстанның конкурент өстенлекләре һәм Алабугадагы Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс турында сөйләде. Беренче контейнер поезды КХРга җибәрелгән инде.
Олег Коробченко Казан-Шанхай маршруты буенча туры рейс эшләтеп җибәрүне дә Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга таба мөһим адым дип атады.
«Ел саен Татарстанда халыкара дәрәҗәдәге күпсанлы чаралар уздырыла, аларда Кытайдагы коллегалар катнаша. Апрельдә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы, августта Татарстан нефть-газ химиясе форумы, сентябрьдә «Kazan Digital Week» халыкара форумы уза. Сезне бу вакыйгаларда катнашырга чакырам!» – диде ул.