«РОСТКИ» форумында 10 меңнән артык катнашучы көтелә

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумына әзерлек һәм аны үткәрү турында» темасына брифинг булды. Спикерлар булып ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, КХРның Казандагы Генераль консулы Сян БО, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм башкалар чыгыш ясады.

Талия Миңнуллина сүзләренчә беренче форум 7 мең катнашучыны җыйган, ә быел 10 меңнән артык – 31 ил, РФнең 69 субъекты, КХРның 26 административ бүлекчәсе көтелә.

Форумда сәнәгать, эшлекле берләшмәләр юнәлешләре: авыл хуҗалыгы, дәүләтара диалог, транспорт, финанслар һәм инвестицияләр, мәгълүмат технологияләре һәм башкалар буенча 70тән артык эшлекле сессия планлаштырыла.

«Без «Россия белән Кытайның энергетика партнерлыгы: чакырулар һәм перспективалар» темасына сессия оештырабыз, анда тулаем энергетика секторының төп мәсьәләләренә дә, шулай ук Россия-Кытай энергетика хезмәттәшлеге мәсьәләләренә дә кагылырга планлаштырабыз», – диде Герман Лернер.

Моннан тыш, Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә багышланган Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе, шул исәптән тест-драйв мөмкинлеге булган Кытай автомобильләренең 20дән артык моделе күргәзмәсе, шулай ук станоклар төзү линиясе буенча күргәзмә узачак.

Исегезгә төшерәбез,  13-15 ноябрь көннәрендә «Казан Экспо» ХКҮ «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы узачак.

Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International