Тукай районындагы «Бер пояс, бер юл» терминалыннан Кытайга беренче экспорт поезды җибәрелде

2024 елның 1 ноябре, җомга

76 контейнердан торган тимер юл составы республиканың агросәнәгать комплексы продукциясе белән Кытайга озатылды.

Терминал илдәге иң эре логистик комплексның бер өлеше – «Алабуга» махсус икътисадый зонасы гамәлгә ашыра торган проект. Төп финанс партнеры – ВТБ банкы. Терминалның сыйдырышлылыгы берьюлы 8 мең контейнер тәшкил итә, мәйданчыкның озынлыгы – 1,05 км.

Уңайлы урын булу сәбәпле, комплекс куәтләрен кече һәм урта бизнес та, эре бизнес та куллана алачак. Кытай Халык Республикасына нефть химиясе продукциясе һәм авыл хуҗалыгы продукциясе китереләчәк, ә сәнәгать предприятиеләре өчен компонентлар һәм e-commerce товарлары кире кайтарылачак.

Контейнер терминалы атна саен ким дигәндә берәр йөк поездын кабул итәчәк һәм кире Кытайга җибәрәчәк.

Проектны гамәлгә ашыру Кытай белән контейнерлар китерүне боҗраларга мөмкинлек бирәчәк.

Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International