ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Казахстан Республикасы Абай өлкәсе делегациясе белән түгәрәк өстәл узды

2024 елның 8 ноябре, җомга

Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе Шамил Агиев, Татарстанның эшлекле даирәләре һәм башкалар катнашты.

Казахстан делегациясе белән очрашуга барлыгы 60тан артык эшкуар – Татарстанның кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре килде.

Чарада Казахстан һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа этабы турында  билгеләп үттеләр. Ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә рәсми визитлар әзерләнә. Бу эшкуарлар үзара хезмәттәшлекнең яңа өлкәләрен таба алсын һәм урта һәм кече бизнес активрак эшли башласын өчен мөһим.

«Безне бөтен җирдә дә бик яхшы кабул итәләр, без бик шат һәм безнең өлкәнең икътисадый потенциалын һәм бизнес мөмкинлекләрен тәкъдир итәргә әзер», – диде өлкә хакиме Абай Нурлан Уранхаев.

Абай өлкәсе делегациясе составында башкарма хакимият вәкилләре белән бергә эшкуарлар да – транспорт, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, азык-төлек, җиңел сәнәгать һәм башка тармакларның җитәкчеләре һәм идарәчеләре бар иде.

Очрашуның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, эш сөйләшүләрнең В2В форматында дәвам итте, анда һәр эшкуар Казахстан партнерлары белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында турыдан-туры фикер алыша алды.

Шунысын да өстәргә кирәк, мондый чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International