Татарстан Рәисе «Химград» технополисында яңа производствода булды

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

«Авиационные интерьеры» компаниясе SJ-100, МС-21, Ил-114, Ту-214 һәм Ил-96 самолетлары өчен пассажир кабиналары интерьеры комплектларын җитештерә. Татарстанда җитештерү мәйданчыклары «Казан» халыкара аэропорты территориясендә һәм «Химград» технополисында урнашкан. «Химград»та SJ-100 һәм МС-21 өчен интерьер комплектлары эшләнә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин һәм башкалар Компаниянең яңа производствосында булдылар.

Җитештерү линиясен карау барышында кунакларга хәбәр ителгәнчә, узган ел «Химград» территориясендә «Авиационные интерьеры» ҖЧҖ куәтләрен техник яктан яңадан коралландыру буенча инвестпроектны гамәлгә ашыра башлаган. Проектның максаты – ел саен SJ-100 өчен кимендә 20 интерьер комплекты һәм МС-21 өчен 36 комплект китерүне тәэмин итү.

Аннары «Авиационные интерьеры» ҖЧҖ производствосын алга таба үстерү буенча эшлекле киңәшмә узды. Рөстәм Миңнеханов предприятиенең потенциалын югары бәяләде.

«Ил җитәкчелеге тарафыннан самолетлар төзелешен үстерү буенча зур бурычлар куелды, безгә һава судноларын чыгаруны арттырырга кирәк. Интерьерларның үз производствосы булу зур әһәмияткә ия. Компаниянең алга таба үсеш буенча зур планнары бар. Бергә эшләячәкбез», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International