Казан Кремлендә Абай өлкәсе (Казахстан) Хакиме Нурлан Уранхаев белән очрашу узды

2024 елның 8 ноябре, җомга

Аның белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең көн тәртибе бик бай. Моңа сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында хөкүмәтара килешү булу да шактый ярдәм итә. Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстанның Астанадагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге нәтиҗәле эшли. Эшлекле багланышлар һәм туризм үсешенә Казаннан Астана һәм Алматыга турыдан-туры авиарейслар ярдәм итә. Шулай ук сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Татарстан-Казахстан эшче төркеменең уртак эшчәнлеге алып барыла.

Узган ел Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 7% ка арткан һәм 810 млн доллар тәшкил иткән.

Илдә «КАМАЗ-Инжиниринг» җыю производствосы эшли, дилерлык челтәре үсә, автоүзәкләр төзелә һәм киңәйтелә. Татарстанның башка предприятиеләре дә Казахстан белән актив эшли – Казан вертолет заводы, АлАЗ, КЭР-Холдинг, ПОЗиС, Әлмәт торба заводы, Татхимфармпрепараты, Казанкомпрессормаш, Эйдос һәм башкалар.

Нурлан Уранхаев сәүдә-икътисад, агросәнәгать комплексы, логистика, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте. Ул Татарстанның ИТ һәм тиешле инфраструктураны үстерү тәҗрибәсен аерым билгеләп үтте.

Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International