ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Күргәзмә кырларында беренче тапкыр Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов рәислегендә импортны алыштыру буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы сәнәгать һәм нефть-газ химиясе продукциясендә импортны алыштыру буенча Координация советының берләштерелгән утырышы узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

«Иннопром – 2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм «Рикофлот» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаланды.

8-11 июльдә Екатеринбургта «Иннопром – 2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. Күргәзмә чараларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша. Аның составына Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар керде.


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

8 июльдә Екатеринбургта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзода белән очрашуы булды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.


5
июль, 2024 ел
җомга

Татарстан алтынчы ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыра, куелган максатларны үтәүнең югары планкасын хуплый, лидер-төбәкләр исемлегенә керә.

5 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко КНИТУ-КАИ фәнни-җитештерү мәйданчыкларында булды, анда «Композитлар технологиясе» махсуслаштырылган компетенция үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясенең техник мөмкинлекләре белән танышты. Шулай ук мәйданчыкка  Казан авиазаводы һәм Казанда «УЗГА» АҖ баш һәм әйдәп баручы инженер-технологлары да килде.

4 июльдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко җитәкчелегендә   «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булып узды.

4 июльдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Кыргыз Республикасы Президентының Баткен өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Тимур Мадяров белән очрашты.


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

3 июльдә Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында «Дорхан» компаниясенең яңа инвестицион проектларына старт бирелде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дорхан» концернына нигез салучы, оештыручы Александр Ханин катнашты.

3-6 июльдә Татарстан делегациясе эш визиты белән Үзбәкстан Республикасында. Аның составына Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International