Олег Коробченко: «Үзбәкстан белән хезмәттәшлегебез елдан-ел төрле тармакларда ныгый бара»

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко  җитәкчелегендә республика делегациясе эш визиты белән Үзбәкстан Республикасында.

Бохара өлкәсендә кунаклар  «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркын карадылар. Монда ике корпус төзелә.

Моннан тыш, Олег Коробченко Бохара өлкәсе хәкимы Ботир Зарипов белән күреште. Яклар Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

«Елдан-ел төрле тармакларда хезмәттәшлегебез ныгый бара, әмма сәнәгать паркларын төзү проектларын гамәлгә ашыру аеруча мөһим, – диде ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. – Җитәкчеләребез арасындагы килешүләр нәтиҗәсендә Бохара өлкәсендә уртак парк булдыру эше башланды. «Алабуга» МИЗ белән бергә без потенциаль резидентларга әлеге мәйданчыкның өстенлекләре турында мәгълүмат бирү эшен дәвам итәбез».

Навои өлкәсендә делегация «SVS Navoi» ҖЧҖ төзелеш перчаткалары производствосын, «Навои» АЭЗ территориясендә «Мастер» КИП белән берлектә яңа индустриаль парк мәйданчыгын, «Akfa Extrusions» ҖЧҖ алюминий профильләре производствосын карады. Шулай ук Олег Коробченко Навои өлкәсе хәкиме Нормат Турсунов белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алышты.

Әлеге чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International