ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2023 ел
сишәмбе

22-24 май көннәрендә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Кытай Халык Республикасында сәфәрдә. Ул республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында килде.

«Ростар» компанияләр төркеменә кергән «РТИ-Компонент» предприятиесе Чаллыда резина катнашмаларын җитештерә башлады, алар йөк автомобильләре һәм тагылма техникасы өчен запас частьләр ясауда кулланыла. Комплектлаучы әйберләрнең төп заказчысы – «КАМАЗ».


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Россия экспорт үзәге «Минем экспорт» цифрлы платформасында теркәлгән компанияләр саны буенча федераль округлар рейтингын төзегән.  

Лидерлар – Үзәк, Идел буе һәм Себер. Бу төбәкләрдән платформада 5000, 2700 һәм 1600 эшкуар тәкъдим ителгән.


19
май, 2023 ел
җомга

Беренче сайлап алу этабында «Елның яшь сәнәгатьчесе» II Бөтенроссия премиясенең 100 лауреатын РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең профессор-укытучылар составы комиссиясе билгеләячәк.


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумында «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышында әйтте. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, әлеге маршрут хәзерге геосәяси вәзгыятьтә, илнең логистик чылбырларны һәм агымнарны үзгәртеп корганда, аерым әһәмияткә ия булды.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы КНИТУ-КАИның фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча элеккеге проректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, техник фәннәр докторы, профессор Михайлов Сергей Анатольевичның вафаты уңаеннан хезмәттәшләренең, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча штаб утырышы узды. Утырышны Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко үткәрде.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Мәскәүдә 2023 елның 30 маеннан 2 июньгә кадәр ваклап сату өлкәсендә төп тармак чарасы –  РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Ритейл базары экспертлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган  «Россия ритейлы атнасы» IX бизнес һәм хакимият форумы узачак.


12
май, 2023 ел
җомга

«ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК НО экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ хезмәтләре» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында узачак. 

Бу 10 ел дәвамында Россиядә уздырыла торган «Россия волонтеры» Бөтенроссия конкурсының шул ук исемдәге үзара ярдәм акциясенең дәвамы һәм мирасы. Премияне Россия Президенты Владимир Путин тапшыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International