Проектларын тәкъдим иткән «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм башкалар катнашты.
Россия Фәннәр академиясенең Нефть химиясе синтезы институты лабораториясе мөдире Валерий Куличихин импорттан бәйлелекне җиңү өчен үзебезнең целлюлоза чималыннан ясалма сүсләр җитештерүнең яңа экологик чиста чылбырын эшләү турында сөйләде.
- Без бу теманы эшкә алырбыз. Безнең фән дә шул юнәлештә эшли. Санкцияләр безгә үз технологияләребезне үстерергә кирәклеген күрсәтте, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе.
КДЭУның беренче проректоры Александр Леонтьев мобиль водород ягулык салу станциясенең тәҗрибә-сәнәгать үрнәген тәкъдим итте. Проектның кызыксынучылары һәм партнерлары – «Раритэк Холдинг», «Русатом Оверсиз», «КАМАЗ» Татарстан Рәисе Рафинат Яруллинга әлеге станцияләрне киләчәктә республика территориясендә куллану мәсьәләсен өйрәнергә кушты.
«Әхмәдуллиннар» ФТҮ» ҖЧҖ генераль директоры Ренат Әхмәдуллин микроэлектроника, реактив химия, фарминдустрия һәм лабораторияләр өчен җитештерелә торган микротоннажлы химия продуктлары турында сөйләде. «Химград»тагы үз җитештерү үзәге елына гомуми күләме 3,5 тонна булган 14 төр продукция җитештерергә мөмкинлек бирә. Кулланучылар арасында – илнең эре нефть химиясе предприятиеләре. Моннан тыш, компания гамәлдәгеләрен камилләштерә һәм яңа технологияләр булдыра. Рөстәм Миңнеханов Фәнни-техник үзәктә республиканың эре нефть-газ химиясе предприятиеләре белән очрашу оештырырга тәкъдим итте.
«Митэт Инжиниринг» яңа материаллар ясый, композит эшләнмәләр эшли һәм җитештерә, композит тармагы һәм махсуслаштырылган химия предприятиеләре өчен технологик линияләр проектлый һәм җиһазлар җитештерә. Полимер композит материалларны куллануның төп тармаклары – пассажир транспорты, авиация двигательләре, суднолар төзү һ.б.
Компаниянең генераль директоры Тимур Гәрәев полимер композит материаллар өлкәсендә Татарстанның технологик һәм инновацион лидерлыгына ирешү өчен Казанда инновацион фәнни-техник үзәк булдырырга тәкъдим итте. ТР Рәисе мондый үзәк булдыру мөмкинлеген карарга кушты.
Җентеклерәк: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2363391.htm