Татарстан халкы хакимият органнары өчен өстенлекле бурычларны сайлый ал

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Моның өчен «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә онлайн-тавыш бирүдә катнашырга кирәк (https://open.tatarstan.ru/polls).

Республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык итеп формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча сораштыру 2024 елның 7 декабрендә тәмамланачак. Тавыш бирүдә республиканың алты социаль министрлыгының, шул исәптән Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Спорт министрлыгы һәм башкаларның максатларын һәм бурычларын сайларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International