«Елның яшь сәнәгатьчесе» IV Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүләк 40 яшькә кадәрге кандидатларга, компания милекчеләренә һәм җитәкчеләренә еллык әйләнеше 120 млн сумнан 2 млрд сумга кадәр булган урта һәм кече бизнес сәнәгать предприятиеләрен үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләр өчен тапшырыла.

Гариза бирү кампаниясенең старты турында Яшь сәнәгатьчеләр клубы игълан итте. Ул премияне Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә уздыра.

«Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте департаменты инде дүрт ел дәвамында премия уздыруны хуплый. Премиядә катнашучыларның проектларын гамәлгә ашыру импортка бәйле булмаган продукция булдырырга һәм базарда төрле куышлар алырга мөмкинлек бирә. Шул исәптән премия ярдәмендә эре компанияләр үз тармакларында яңа карарлар турында да беләчәк. Нәтиҗәдә мондый проектларга Россиянең чыгару һәм эшкәртү сәнәгате система барлыкка китерүче предприятиеләре ихтыяҗы зур, бу премиядә катнашучыларның башлангыч кече һәм урта производстволарын үстерү һәм масштаблаштыру өчен өстәмә импульс бирә», – дип билгеләп үтте Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте департаменты директоры Олег Ступин.

Премиянең мотивлаштыручы ролен Яшь сәнәгатьчеләр клубы рәисе  Антон Ковалев болай дип ассызыклады«Яшь сәнәгатьче – эшкуарларның сирәк категориясе, әмма ул, шул исәптән безнең тырышлык нәтиҗәсендә дә, киңәя. Бу – сәнәгать җитештерүенең тулы бер экосистемасы белән идарә итә торган прогрессив яшь егет яки кыз. Максатчанлыкның, лидерлыкның, үз бизнесыңны гына түгел, Россия икътисадын да үстерүдә кызыксынуның уникаль портреты. Яшь сәнәгатьчеләр бүгенге көндә алар арасында тәэмин итүчеләр һәм технологик партнерлар таба торган эре бизнес өчен дә, шулай ук дәүләт өчен дә иңбаш һәм терәк булып торалар. Премия аларның иң яхшы карарларын Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдә алга этәрә, һәрвакытта да күз алдында булмаган казанышлары турында сөйли. Иҗтимагый танылу җитәкченең һәм аның компаниясенең алга таба үсеше өчен маркер булып тора».

Җиңүчеләр призлар, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мактау грамоталары һәм Яшь сәнәгатьчеләр клубында әгъзалык кына алып калмый. Алар Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Федераль практика» стажировкаларында катнашалар, хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашуларда үз проектларын тәкъдир итәләр. Премия жюриенда – тармакның иң көчле экспертлары,эшлекле бергәлекләр, үсеш институтлары лидерлары.

Премия проекты җитәкчесе Ольга Алейникова билгеләп узганча: «Узган елларның заявкаларын анализлаганда, без мөһим критерийлар булып еллык әйләнеш, алынган табыш кына түгел, ә иң элек уңышка китергән чишелешләр: бизнес-процессларны оптимальләштерү, цифрлаштыру, социаль программалар, команданы өйрәтү, яңа продуктлар кертү, яңа базарларга чыгу торуын күрәбез. Яңа, безгә әлегә  таныш булмаган кандидатларны да, узган сезоннарның киләсе проектлары белән катнашучыларын да бик көтәбез. Сезнең куәтле гаризаларыгызны көтәбез!».

Премияне алуга анкеталар 2024 елның 26 ноябреннән 2025 елның 15 февраленә кадәр әлеге сайтта тутырыла: http://mprom.site . Бүләкләү июль аенда Екатеринбургта Иннопром халыкара сәнәгать күргәзмәсендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International