БРИКС саммиты эзләре буенча: Малайзия белән элемтәләрне ныгытабыз

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан делегациясе «Мөмкинлекләр дөньясы»: Россия – АСЕАН» I Халыкара бизнес-форумда катнаша. Аның составына ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов,  республиканың IT-компанияләре җитәкчеләре һ.б. керде.

Куала-Лумпурда Малайзия һәм Татарстан эшлекле даирәләре бүген алдагы хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар. Дәүләтнең безнең республика белән мөнәсәбәтләре күптәннән тамырланган. Татарстан берничә ел Малайзиягә нефть химиясе продукциясен экспортлый һәм товар китерүне киңәйтү, инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксына.

Малайзия вәкилләре май аенда «Россия – Ислам дөньясы: Kazan Forum» XV халыкара икътисадый форумында һәм күптән түгел Казанда узган БРИКС саммитында катнаштылар. Ә Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе августта Куала-Лумпурга эш визиты белән килде.

Форум кысаларында «Россия һәм АСЕАН илләре: сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең яңа этабына» пленар сессиясе узды. Родион Карпов Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдир итте һәм чит ил коллегаларын Казанда булачак халыкара вакыйгаларда катнашырга чакырды.

Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

АСЕАН – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International