Татарстанда йөк машиналары һәм тагылмалар өчен тормоз механизмнары җитештерүне башлап җибәрделәр

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

«ВБК Восток» компаниясе («Восток – тормоз системалары» төркеменә керә) Чаллыда «ГАЗ» һәм «КАМАЗ» йөк автомобильләре өчен, шулай ук тагылмалар өчен импортны алмаштыра торган пневматик дисклы тормоз механизмнарын серияле җитештерүне башлап җибәрде.

Җиһазлар сатып алуга инвестицияләр 127 млн.сум тәшкил иткән. Шуларның 100 млн сумын  «Автокомпонентлар»  программасы буенча ташламалы займ рәвешендә СҮФ биргән. https://frprf.ru/press-tsentr/novosti/zaemshchik-frp-zapustil-v-tatarstane-novoe-proizvodstvo-tormoznykh-mekhanizmov-dlya-gruzovikov-i-pri/ Моннан тыш, компания компонентларны локальләштерү программасына өстәмә рәвештә 50 млн.сум кертә.

Җитештерүне КИП «Мастер» урнаштырылган, инде булган склад һәм җитештерү мәйданнары киңәйтелгән.

Предприятие «ГАЗ» һәм «КАМАЗ» өчен яраклы диаметры 17 һәм 19 дюйм һәм күпчелек Ватан тагылмалары өчен яраклы 22 дюйм булган дисклы тормоз механизмнары җитештерүче илдә беренче һәм бердәнбер булды.

Компаниядә елына 95 меңгә кадәр эшләнмә җитештерә алачакларына өметләнәләр. Бу аңа йөк машиналары һәм махсус машиналар өчен дисклы тормоз системалары Россия базарының 34% кадәр алырга мөмкинлек бирәчәк.

Элек РФдә чыгарыла торган коммерция транспорты өчен дисклы тормозларның 100% ка кадәр чит илдә җитештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International