Бу хакта министр урынбасары Герман Лернер Россия Тышкы эшләр министрлыгының КФУ һәм МГИМО студентлары белән очрашуда сөйләде.
- Безнең министрлык сәнәгать һәм сәүдә мәсьәләләре белән генә шөгыльләнми, республиканың тышкы икътисадый багланышларын да җитәкли. Татарстан – халыкара мәйданда актив катнашучы һәм күп илләр белән хезмәттәшлек итә. Министрлык чит илләрнең Илчелекләре һәм Генконсуллыклары белән актив хезмәттәшлек итә, халыкара килешүләр әзерли, эшче төркемнәр һәм хөкүмәтара комиссияләр үткәрүне оештыра. Быел без Казахстан, Азербәйҗан, Беларусь һәм Төрекмәнстан белән 4 эш төркеме уздырдык инде, – дип хәбәр итте ул.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә 8 генераль консуллык эшли. Казанда шулай ук Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең дә бүлекчәсе эшли. Һиндстанда генконсуллык ачу мәсьәләсе карала. Ә якын һәм ерак чит илләрдә Татарстан Республикасының 11 вәкиллеге эшли.
Быел Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында 250гә якын халыкара чара уздырылган – бу форумнар, күргәзмәләр, рәсми һәм бизнес-делегацияләрнең үзара визитлары.
- Без «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын озата барабыз. Үзебезнең продукцияне тышкы базарларга чыгарырга ярдәм итәбез. Моның өчен, шул исәптән, «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» үткәрәбез. Һәм яңа мәгълүматлар буенча, 2024 елның өч кварталында узган ел белән чагыштырганда экспорт 20% тан артыкка арткан, - дип ассызыклады Герман Лернер.
Студентлар спикерга логистик маршрут буларак Идел турында, Татарстан Республикасында чыгарыла торган нефтьтән продукция җитештерү, республика предприятиеләрен цифрлаштыру һәм министр урынбасарының көн тәртибе турында сораулар бирделәр.