Бөгелмә ТНГ-Групп компаниясенең Инжиниринг үзәге үзебезнең металлурглар өчен FOEN алман компаниясе подшипникларының аналогларын төзү проектын төгәлләгән.
Конструкторлар һәм технологлар технологияне яңадан торгызып кына калмыйча, аны серия алды партиясенә кадәр җиткерә алганнар. Куелган бурыч бик яхшы үтәлгән. Моны «Северсталь» АҖдә металл тасманы өзлексез цинклау линиясендә подшипникларның сынаулары раслады.
Алар 1440 сәгать дәвам иткән. Бу – эретелгән цинк эретмәсе тирәлегендә +500С температурада ике метрга кадәр тирәнлектә ике ай өзлексез эшләү. Подшипникларны күтәрү, аларның визуаль һәм метрологик контроле ике атна саен башкарылган. Эшләнмә үзенең тузуга чыдам булуын исбатлаган.
— Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә металлурглар тагын бер алмаштырылган технология алдылар, ә без махсус эшләнмәләр ясау өлкәсендә үз компетенцияләребезне расладык, – дип сөйләде ТНГ-Групп Инжиниринг үзәгенең баш конструкторы Тимур Едиханов.
Металлурглар ТНГ-Групп инженерларының эшен югары бәяләделәр һәм алдагы хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр.