Санкт-Петербургта «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы ачылды. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 50 катнашучы һәм эксперт-остаздан торган командасы республика данын 20 компетенция буенча диярлек яклый.
Болар – Бөгелмә машина төзелеше техникумы, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, Кама дәүләт автомеханика техникумы, Казан, Чаллы, Лениногорск политехника көллиятләре, Казан авиация-техник көллияте, Зеленодольск механика көллияте, Казан радиомеханика көллияте, В.Поташов исемендәге Техник көллият, Казан технологияләр һәм дизайн көллияте.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин аларга теләктәшлек белдерергә дип килде. Ул «Предприятиеләр соравына профессиональ кадрлар әзерләү системасын трансформацияләү драйверы буларак Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте» пленар утырышында катнашты.
Һәм Министрлыкка беркетелгән компетенцияләр: электроника, лаборатор химик анализ, сәнәгать дизайны, мода технологияләре, авиатехника эшләнмәләрен җитештерү җыелмасы, эретеп ябыштыру технологияләре, сәнәгать автоматикасы, ЧПУ белән станокларда токарь эшләре һәм ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре буенча экспертлар белән очрашты.
Командабыз өчен җан атабыз, аңа ышанабыз һәм җиңү телибез!