ТР Фәннәр академиясендә, авиасәнәгать предприятиеләренең һәм Татарстан Республикасы катнаш тармакларының сынау һәм метрология хезмәтләрен үстерүгә багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар республика сәнәгате өчен терәк метрология һәм сынау үзәге төзергә тәкъдим иттеләр.
Конференциядә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Росстандарт, ТР ЦСМ, «Россия вертолетлары» АҖ, КАЗ, УЗГА, КАМАЗ, КПКБ, КМПО һәм башка компанияләр вәкилләре катнашты.
- Татарстанның авиатөзелеш өлкәсендә 15 тән артык предприятие эшли, хезмәткәрләр саны 25 меңнән артып китә. МХО шартларында сәнәгать үсеше, шулай ук санкцияләр нәтиҗәләре предприятиеләргә инфраструктур ярдәм – заманча сынау һәм метрологик база булдыру кирәклегенә этәрә. Апрель аенда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында авиатармак һәм «ЦСМ Татарстан» катнашында киңәшмә узды, анда предприятиеләрнең мондый җиһазларга ихтыяҗын анализлау бурычы куелды, - дип искәртте Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев.
Белгечләр исәпләп чыгарганча, һәр предприятиегә актуаль базага аерым акча салу икътисадый яктан максатка ярашлы түгел.
Конференциядә республикада метрология һәм сынау үзәге төзергә тәкъдим иттеләр. Инициативаны Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юллаячаклар.
Моннан тыш, югары уку йортларына метрология һәм сынау үзәге кадрларын әзерләү программаларын уку планнарына кертүне эшләргә куштылар.