2016 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсын оештыру комитеты утырышы булып узды. Утырыш эшендә ФБУ "ЦСМ "Татарстан" үзәге җитәкчеләре, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы җитәкчеләре катнашты.
Конкурсны оештыру комитеты вәкилләре “Россиянең 100 иң яхшы товары” Программасы кысаларында оештырылган республика конкурсын үткәрүнең яңа концепциясе хакында фикер алыштылар.
Утырыш барышында конкурсны оештыру һәм үткәрүнең яңа алымнары, аны популярлаштыру буенча тәкъдимнәр хакында фикерләштеләр.
Конкурсның "юл картасы" каралды, аның медиа ярдәмен көчәйтү буенча чаралар чагылдырылган, конкурсны киң даирә катнашучылар игътибарына җәлеп итү, бәйгегә тәкъдим ителгән товарларның эксперт бәяләвенә җәмәгатьчелек вәкилләрен җәлеп итү.
2016 елның 18 мартында Татарстанның татар авылларыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән эшмәкәрләрнең V Бөтенроссия эшмәкәрләр җыенының пленар утырышы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, 700-гә якын кече бизнес вәкилләре, Россиянең 36 төбәгеннән фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге утырышта авылдагы бизнес-секторның иң яхшы вәкилләре катнаша. "Сезнең казанышлар илнең башка төбәкләрендә матур үрнәк булып торырга тиеш", - дип өстәде ул.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, үзләренең эшчәнлекләре белән эшмәкәрләр мөһим бурычларның берсен башкара - татар авылын саклап калуда ярдәм итәләр, ягъни - милли тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр дә саклана димәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү өчен һәм авыл җирендә бизнесны стимуллаштыру һәм ярдәм итү өчен күп кенә программалар эшли.
Татар авылларыннан Бөтенроссия эшмәкәрләре җыены үзенең нәтиҗәле булуын дәлилләде, шуңа күрә без бу практиканы киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, - дип белдерде ТР Президенты.
Утырыш барышында Россиянең төрле төбәкләреннән кайбер бизнесменнар үз эшчәнлекләре белән уртаклаштылар һәм кайбер проблемалары турында сөйләделәр. Аерым алганда, кече бизнеска ташламалы кредитлар бирү мәсьәләләр күтәрелде, авылда эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программаларын куллану мөмкинлеге, импортны алыштыру программасында каралган бурычларны хәл итү һәм башка сораулар каралды.
2016 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ВТБ банкының “Уңышка хәрәкәт” Халыкара конференциясендә катнашты.
Чара бүген "Корстон" мәйданчыгында узды, анда 500 дән артык Татарстан һәм Идел буе шәһәрләреннән предприятие җитәкчеләре һәм финанс директорлар, экспертлар, аналитиклар һәм җирле хакимият органнары вәкилләре катнашты. Әңгәмәнең төп темалары булып түбәндәге сораулар чыкты: үстерү мәсьәләләре макроэкономиканы үстерү мәсьәләләре, финанс базарының агымдагы торышы, региональ бизнес ихтыяҗлары һәм башкалар.
Конференциядә катнашучыларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов бүген ТР территориясендә ВТБ төркеменең 57 сату ноктасы эшли дип билгеләп үтте, республика буенча клиентлар базасында исәпләнә 1300 дән артык корпоратив клиентлар исәпләнә, алар барлык икътисад тармакларының вәкилләре. "ВТБ банкы Татарстан Республикасының күптәнге ышанычлы партнеры", - дип ассызыклады Республика Башлыгы. Банк төркеме эре һәм урта бизнес белән эшли, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредитларны стимуллаштыру программасы кысаларында проектларны тормышка ашыруда катнаша.
Бүген Татарстан илдә сәнәгый яктан нык үскән алдынгы субъектларның берсе, дип ассызыклады ТР Президенты. Бизнесны алып бару өчен инновацион, инвестицион инфраструктураны булдыру буенча җитди эш алып барыла, инвестицион проектларны тормышка ашыру, үсеш нокталарын булдыру. Моннан тыш, Татарстан төбәкләр арасында инвестицион климатның милли рейтингында- лидер. Бүген Татарстанда нефть чыгару өлкәсендә, нефть һәм газ химиясе, машина төзелешендә һәм авыл хуҗалыгында эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла.
Җитди игътибар фән һәм җитештерү интеграциясенә бирелә. Дүрт инжиниринг үзәк һәм ике прототиплау үзәге булдырылган. Республика икътисадын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать предприятиеләре партнерлыкларында ресурс үзәге челтәрләре төзелә. Аларның саны бүген инде 14, ел ахырына кадәр тагын алты барлыкка киләчәк", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
ТР президенты билгеләп үткәнчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, 2015 ел нәтиҗәләре буенча гомуми тулаем продукт өлешенең төп күрсәткечләрне саклап кала алдык, сәнәгать җитештерүенең күләмен, төп капиталга инвестицияләр һ. б. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, соңгы биш ел дәвамында республикада зур структур үзгәрешләр бара. "Сәнәгатьтә эшкәртү секторының өлеше биш ел эчендә 58 проценттан 70 процентка кадәр үзгәрде. Шул ук вакытта чимал сегментының өлеше 32,5 тән 23,6 процентка кимеде", - дип аңлатты ул.
Татарстан ике якка да файдалы партнерлыкка ачык, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчелеге икътисадка инвестицияләр өчен уңайлы шартлар тудыруга максатын юнәлдерде. Технологик революция чираттагы этабы шартларында икътисадны вакытында адаптацияләү кирәк, бөтен социаль системаны һәм институтларны иртәгесе көнне исәпкә алып импортны алмаштыру таләпләренә туры китереп эшләргә кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты әйтүенчә, бүген республикада нефть эшкәртү куәтләре буенча төзелеш эше дәвам итә. Шулай итеп, "ТАНЕКО" комплексы әкренәйтелгән кокслаштыру урнаштыруны башлап җибәрә, бу исә ел азагына кадәр нефть эшкәртү тирәнлеген 95% кадәр арттыру мөмкинлеген бирә. Шулай ук, 2016 ел ахырына кадәр авыр калдыкларны тирән эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрү планлаштырыла - 98% ка кадәр. Ягъни, 2017 елда республика бары тик якты нефть продуктлары гына җитештерәчәк, дип игътибар итте Рөстәм Миңнеханов. Шуның белән беррәттән, Татарстанда җитештерү күләмен арттыру буенча программа кабул ителгән һәм тормышка ашырыла, һәм чыгарыла торган каучук ассортиментын киңәйтү эше алып барыла, ә күптән түгел "Аммоний" Комплексы рәсми рәвештә эшен башлады, дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов республиканың кайбер машина төзелеше предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләде, "Туполев" ҖАҖ филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы һәм Казан вертолет заводы. Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты энергетика һәм авыл хуҗалыгы тармаклары үсешенә тукталды.
Республиканың җитәрлек дәрәҗәдә үсеш ноктасы булып сәнәгать мәйданчыклары һәм махсус икътисадый зоналар тора, диде республика Президенты. Бары "Мастер" Кама индустриаль паркы резидентлары (КИП "Мастер") тарафыннан гына узган елда якынча 29 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Ул арада "Алабуга" МИЗ территориясендә 48 резидент- компания эшли, аларның 22 се җитештерү эшчәнлеген алып баралар.
Соңыннан, Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы җитәкчелегенә ТР территориясендәге резидент-предприятияләр (технопарклар, ИТ-парклар, махсус икътисадый зоналар) өчен махсус банк продуктлары булдырырга тәкъдим итте.
(ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)
2016 елның 16 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Беларусь Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, "Беллегпром" концерны рәисе Николай Ефимчик, Татарстан һәм Беларусь Республикасы җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында текстиль һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек итүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Беллегпром" концерны арасында хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды.
Татарстан Республикасына визит кысаларында Беларусь Республикасы делегациясе вәкилләре "Квинта" ҖЧҖ, "Здравмедтех-Поволжье" ЯАҖ, "Мелита" Сату Йортында булдылар.
2016 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов агымдагы елның 16-18 март көннәрендә Яр Чаллыда үтүче Кама инновацион сәнәгый форум эшендә катнаша.
Форум программасында – күргәзмәләр, пленар утырыш, тематик “түгәрәк өстәлләр”, РФ территориясендә урнашкан автозаводларны һәм нефть компанияләрен, дәүләт корпорациясен тәэмин итүчеләр көне.
Форумның пленар утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Яр Чаллыда үткәрелә торган форум Россия һәм чит ил предприятияләре җитәкчеләре игътибарын ныграк җәлеп итә башлады, дип ассызыклады. Ул тыгыз эшлекле программа тәкъдим итә.
Үз чыгышында Алберт Кәримов кыскача республика сәнәгать үсеше йомгаклары турында сөйләде. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры федераль һәм республика дәрәҗәсендә бирелә торган сәнәгать дәүләт ярдәме чараларын тасвирлады.
Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, “Россия Федерациясе сәнәгать сәясәте турында” законны гамәлгә ашыру кысаларында яңа җитештерү оешмаларын үстерү буенча яңа инструмент эшләп китте – Россияның сәнәгать үсеше Фонды. Предприятияләргә ярдәм итүнең яңа формасы булып инвестор һәм Россия Федерациясе яисә федерация субъекты арасында махсус инвестиция контракты төзү тора.
Альберт Кәримов сүзләренчә, агымдагы елның гыйнварында Россия Хөкүмәте тарафыннан Өстенлекле социаль-икътисади үсеш Территориясен төзү турында карар кабул ителгәннән соң Яр Чаллы шәһәренең җәлеп итүчәнлеге сизелерлек артты.
Министрлык башлыгы әйтеп үткәнчә, хәзерге вакытта "Сәнәгать сәясәте турында" республика законының проекты әзерләнде. “2016 – 2020 елларга Татарстан Республикасы сәнәгатенең эшкәртү тармакларын үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы проектын килештерү буенча эш алып барыла.
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Кама сәнәгать форумында катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм уңышлар теләде.
Мәгълүмат өчен:
Кама инновацион сәнәгый форумны оештыручылар: ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, (ИННОКАМ) "Коммерцияле булмаган партнерлык "Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры" Ассоциациясе, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кластер үсешенең Кама үзәге (ЦКР), Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге машина төзүчеләр Ассоциациясе, Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге "Сәүдә-сәнәгать палатасы”.
Форумның максаты: импортны алыштыру программаларын гамәлгә ашыру, товар җитештерүчеләргә эре компанияләр тирәсендәге кече һәм урта бизнесны интеграцияләү юлы белән ярдәм итү, "ИННОКАМ" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын үстерүнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу.
2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуында катнашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртеп узабыз, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (15-16 март) эш визиты белән килде. Татарстан Башлыгы белән очрашуга кадәр Беларусь делегациясе вәкилләре Казан вертолет заводының җитештерү цехларында булдылар, "Медицина Фәне Үзәге" медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәгенә бардылар.
Бүген россия-белоруссия дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында хезмәттәшлек уңышлы гына үсә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Әлеге визит үзара файдалы багланышларны киңәйтүгә яңа импульс бирәчәк, дип өмет белдерде ул.
Татарстан һәм Беларусь хезмәттәшлеге өчен хокукый нигез булып 2004 елдагы хөкүмәтләр арасындагы Килешү тора.
Казан һәм Минск шәһәрләре арасында үзара бәйләнеш турында килешүгә кул куелды, шулай ук ТР һәм Беларусь Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында да килешүләр төзелде.
Бүген Беларусь Республикасы Татарстанның тотрыклы биш тышкы сәүдә партнерлары санына керә. Шулай итеп, хезмәттәшлек нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, җиңел сәнәгать өлкәләрендә үсә. Татарстан һәм Беларусь "КАМАЗ" ҖАҖ, "Казан вертолет заводы", "ТАИФ" компаниясе һәм башка предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Татарстан һәм Беларусь "МТЗ-ЕлАЗ" уртак предприятиесендә белоруссия техникасы-тракторлар җыела.
Очрашу барышында анда катнашучылар 2015 ел нәтиҗәләре буенча үзара товар әйләнешенең кимүе күзәтелүе турында сөйләштеләр, ул 878,4 млн. АКШ долл. тәшкил иткән. Шуңа күрә сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлек итү киңәйтү буенча "юл картасы"н актуальләштерергә кирәк. Аеруча товар җитештерүчеләрнең кооперациясен тирәнәйтү мөһим - барыннан да элек, машина төзелеше һәм югары технологияләр өлкәсендә.
Рөстәм Миңнеханов белоруссия компанияләренә республиканың инвестиция мәйданчыкларында эшләү мөмкинлеген тәкъдим итте –"Алабуга" махсус икътисадый зонасы, "Иннополис" махсус икътисадый зонасы, "Химград" технополисы һ. б.
Беларусь өчен Татарстан күптәнге дус һәм эре икътисадый партнер. Безнең сәүдә - икътисади хезмәттәшлекнең масштаблары киң колач алды”, - дип белдерде Андрей Кобяков.
Ул сәүдә – икътисади әйләнешнең төшүен искәртеп үтте. "Без үз алдыбызга югары дәрәҗәгә кайтырга һәм мөмкинлекләр булган юнәлешләрдә сизелерлек итеп көчне арттырырга максат куябыз", — дип билгеләп үтте Беларусь Премьер-министры.
Әлеге юнәлешләрнең берсе дип ул сәнәгать кооперациясен атады. "Хәзерге вакытта безнең ике яклы мөнәсәбәтләр үсешен югары дәрәҗәгә күтәрү өчен уңай шартлар урнашты. Татарстанда МТЗ авыл хуҗалыгы техникасын җыю өчен уртак оешмалар булдырылды. Бездә "Бобруйскагромаш" исемле предприятие бар, анда МТЗ тракторлары өчен асылмалы техника җитештерелә. “Без чыннан да гадел рәвештә лифт җитештерүне үстерергә кирәк дип сөйләдек", - диде Андрей Кобяков. Беларусь "КАМАЗ" ҖАҖ заманча автокомпонентлар тәкъдим итәргә әзер. Беларусь Премьер-министры сүзләренчә, мондый хезмәттәшлекнең перспективалары 16 мартта "КАМАЗ" ҖАҖ булганда каралачак.
(ТР Президенты мәгълүмат хезмәте материаллары кулланылды)
2016 елның 15 мартында Татарстанга Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков эш визиты белән килде.
“Казан” халыкара аэропортында Андрей Кобяковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, вәкиле, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар каршы алды.
2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем региональ продуктының энергия сыйдырышлылыгы 2007 ел белән чагыштырганда 23,2 процентка кимегән, ә 2014 елга кимү 3 процент тәшкил иткән. 2020 елга бурыч – республика икътисадының энергия сыйдырышлылыгын киметүне тагын 16,8 процентка арттыруны тәэмин итү. Шундый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында ясаган чыгышында китерде.
Исегезгә төшерәбез, утырыш 2016 елга бурычлар һәм 2015 нәтиҗәләре буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасын тормышка ашыру барышы хакында” дигән темага багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцин катнаштылар.
Алберт Кәримов сүзләренә караганда Татарстанның тулаем региональ продукты агымдагы бәяләрдән 1,8 трлн. сумга артып киткән, 2007 елга нигезләнгәндә чагыштырма бәяләрдән үсеш күләме 25,5 процент булган. Дөньяның алга киткән илләре, шул исәптән Европа күрсәткечләре белән чагыштырганда республикада икътисадның чагыштырма энергия сыйдырышлылыгы элеккечә бик югары һәм энергияне сак тотуның тормышка ашырылмаган потенциалы бар, хәтта зур.
"Шуңа бәйле рәвештә республика икътисадның көндәшлеккә каршы һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча алда зур эшләр тора", - дип ассызыклады ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Идел Буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы буенча лидерлар төркеменә керә. Мондый нәтиҗәләргә ирешү энергия нәтиҗәлелеген арттыру технологияләрен һәм энергоменеджмент системаларын кертү хисабына, сәнәгать өлкәсендә җитештерүне модернизацияләү буенча инвестицион программаларны тормышка ашыру хисабына, ягулык-энергетика комплексында һәм икътисадның башка тармакларында яңалыклар кертү хисабына булды.
Түбәндәге предприятияләрдә берничә мөһим проект тормышка ашырылды: "Түбән Кама Нефтехим", "Казаноргсинтез", "Нәфис Косметикс", "Аммоний", "ТАИФ-НК", "ТАНЕКО", "Казанская ТЭЦ-2". Бу проектлар авыл хуҗалыгы предприятияләрендә "Чаллы-Бройлер", "Кама беконы", "Авангард", "Майский" теплицалар комбинаты һәм башка шундый ук предприятиеләрдә гамәлгә ашырылды.
2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы сәнәгатендә энергия сыйдырышлылыгы индикаторы 2014 елга карата 4,5 процентка киметелгән. Авыл хуҗалыгында җитештерүдә энергия сыйдырышлылыгы кимүе 7,6 процент тәшкил иткән.
“Энергияне сак тотуның мөһим юнәлеше булып республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә бюджет өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген арттыру тора”, - дип ассызыклады докладчы.
Мәгълүмат һәм фоторепортаж “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/15/495518/
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримовның Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында ясаган чыгышының тезислары Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_507666.pdf
2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казанда узган "Энергетика. Ресурсларны саклау" 17-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне ачу тантанасында катнаштылар.
Ел саен Татарстан Республикасы башкаласында үткәрелә торган әлеге күргәзмә энергетика тематикасында Россиядә һәм БДБ илләрендә әһәмиятле чараларның берсе булып тора, ресурсларны саклау һәм энергия нәтиҗәлеге технологияләрен һәм җайланмаларын таныту һәм күрсәтү мәйданчыгы булып тора, бизнес-бурычларны хәл итү, энергетика һәм ресурсларны сак тоту проблемаларына тәҗрибә уртаклашу һәм киң катлау алдынгы фәнни идеяләр буенча фикер алышу өчен ярдәмче чара булып тора.
Бу Германиянең технологияләр һәм икътисад Министрлыгы тарафыннан энергетика тематикасы чит ил күргәзмәләренә ярдәм итү программасына кертелгән бердәнбер россия күргәзмәсе.
Быел чарада 130дан артык компания, предприятие һәм фәнни-тикшеренү оешмалары катнаша, алар Россия, ФРГ, Белоруссия, Казахстан, Дания, Словения, АКШ, Швейцария һәм Япониядан.
Күргәзмәдә катнашучылар энергетика тармагы өчен яңа җиһазлар, биоэнергетика өлкәсендә эшләнмәләр һәм яңадан булдырыла торган энергия чыганаклары, предприятиеләрнең экологик куркынычсызлыгын һәм энергия нәтиҗәлелеген, ресурсларны саклауны үстерүгә китерүче комплекслы карарлар тәкъдим иттеләр.
Күргәзмәнең эшлекле программа кысаларында "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту" 16 халыкара симпозиумы, фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрелә.
Күргәзмәнең ачылу тантанасында Мөхтәрәм катнашучылар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров булдылар.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: "Бу энергия һәм ресурсларны саклауга бәйле барлык сораулар буенча фикер алышу өчен бик яхшы мәйданчык. Мин һәрвакыт безне әлеге чарада хуплаган РФ энергетика Министрлыгына чын күңелдән рәхмәтле. Мин биредәге чит ил партнерларыбызга, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләребезгә хөрмәтемне белдерәм. Бу күргәзмә барыбыз өчен дә файдалы булуын телим",-дип билгеләп үтте.
"Бүген Татарстан энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә лидерларның берсе булып тора. Әгәр без бүген күргәзмәдә тәкъдим ителгән компанияләргә карасак, биредә узачак эшлекле программага күз салсак, без энергия нәтиҗәлелеге темасының ни кадәр мөһим булуын гына түгел, ә Россия үсешенең нигезе, илебезнең конкуренциягә сәләтен арттыруның нигезе икәнен аңлыйбыз. Татарстанга әлеге традицияне саклап калырга һәм барысына да нәтиҗәле эш телисе килә. Шәхсән Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт әйтәсе килә, чөнки ул бу темага багышланган мөһим вакыйгаларда Татарстанда гына түгел, Россиядә дә, чит илләрдә дә катнашып кына калмый, ә җитди рәвештә үстерә", - дип ассызыклады үз чиратында РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын.
Бу минутларда күргәзмә эше кысаларында Татарстан Хөкүмәтенең 2016 елга бурычлар һәм 2015 нәтиҗәләре буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасын тормышка ашыру барышы хакында” утырышы үтә.
Мәгълүмат һәм фоторепортаж "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылды: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/15/495497/
2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында РФ Словениянең Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Примож Шелиго башлыгындагы Словения Республикасы делегациясе белән очрашу булып узды.
Очрашу барышында машина һәм станоклар төзү өлкәсендә перспективалы хезмәттәшлек турында сүз барды.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның 14-15 март көннәрендә РФ Словениянең Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Примож Шелиго җитәкчелегендә Словения Республикасы бизнес-делегациясенең Татарстан Республикасына эшлекле визиты булып узды.