Татарстан һәм Беларусь Республикасы арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре каралды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуында катнашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Искәртеп узабыз, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (15-16 март) эш визиты белән килде. Татарстан Башлыгы белән очрашуга кадәр Беларусь делегациясе вәкилләре Казан вертолет заводының җитештерү цехларында булдылар, "Медицина Фәне Үзәге" медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәгенә бардылар.

Бүген россия-белоруссия дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында хезмәттәшлек уңышлы гына үсә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Әлеге визит үзара файдалы багланышларны киңәйтүгә яңа импульс бирәчәк, дип өмет белдерде ул.

Татарстан һәм Беларусь хезмәттәшлеге өчен хокукый нигез булып 2004 елдагы хөкүмәтләр арасындагы Килешү тора.

Казан һәм Минск шәһәрләре арасында үзара бәйләнеш турында килешүгә кул куелды, шулай ук ТР һәм Беларусь Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында да килешүләр төзелде.  

Бүген Беларусь Республикасы Татарстанның тотрыклы биш тышкы сәүдә партнерлары санына керә. Шулай итеп, хезмәттәшлек нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, җиңел сәнәгать өлкәләрендә үсә. Татарстан һәм Беларусь "КАМАЗ" ҖАҖ, "Казан вертолет заводы", "ТАИФ" компаниясе һәм башка предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Татарстан һәм Беларусь "МТЗ-ЕлАЗ" уртак предприятиесендә белоруссия техникасы-тракторлар җыела.

Очрашу барышында анда катнашучылар 2015 ел нәтиҗәләре буенча үзара товар әйләнешенең кимүе күзәтелүе турында сөйләштеләр, ул 878,4 млн. АКШ долл. тәшкил иткән. Шуңа күрә сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлек итү киңәйтү буенча "юл картасы"н актуальләштерергә кирәк. Аеруча товар җитештерүчеләрнең  кооперациясен тирәнәйтү мөһим - барыннан да элек, машина төзелеше һәм югары технологияләр өлкәсендә.

Рөстәм Миңнеханов белоруссия компанияләренә республиканың инвестиция мәйданчыкларында эшләү мөмкинлеген тәкъдим итте –"Алабуга" махсус икътисадый зонасы, "Иннополис" махсус икътисадый зонасы, "Химград" технополисы һ. б.

Беларусь өчен Татарстан күптәнге дус һәм эре икътисадый партнер. Безнең сәүдә - икътисади хезмәттәшлекнең масштаблары киң колач алды”, - дип белдерде Андрей Кобяков.

Ул сәүдә – икътисади әйләнешнең төшүен искәртеп үтте. "Без үз алдыбызга югары дәрәҗәгә кайтырга һәм мөмкинлекләр булган юнәлешләрдә сизелерлек итеп көчне арттырырга максат куябыз", — дип билгеләп үтте Беларусь Премьер-министры.

Әлеге юнәлешләрнең берсе дип ул сәнәгать кооперациясен атады. "Хәзерге вакытта безнең ике яклы мөнәсәбәтләр үсешен югары дәрәҗәгә күтәрү өчен уңай шартлар урнашты. Татарстанда МТЗ авыл хуҗалыгы техникасын җыю өчен  уртак оешмалар булдырылды. Бездә "Бобруйскагромаш" исемле предприятие бар, анда МТЗ тракторлары өчен асылмалы техника җитештерелә. “Без чыннан да гадел рәвештә лифт җитештерүне үстерергә кирәк дип сөйләдек", - диде Андрей Кобяков. Беларусь "КАМАЗ" ҖАҖ заманча автокомпонентлар тәкъдим итәргә әзер. Беларусь Премьер-министры сүзләренчә, мондый хезмәттәшлекнең перспективалары 16 мартта "КАМАЗ" ҖАҖ булганда каралачак.

(ТР Президенты мәгълүмат хезмәте материаллары кулланылды)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International