Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Беллегпром" концерны арасында хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 16 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Беларусь Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, "Беллегпром" концерны рәисе Николай Ефимчик, Татарстан һәм Беларусь Республикасы җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында текстиль һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек итүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм  "Беллегпром" концерны арасында хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды.

Татарстан Республикасына визит кысаларында Беларусь Республикасы делегациясе вәкилләре "Квинта" ҖЧҖ, "Здравмедтех-Поволжье" ЯАҖ, "Мелита" Сату Йортында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International