ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Мәскәүдә узучы Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съездында катнаша. Россия Президенты Владимир Путин Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съездының пленар утырышында чыгыш ясый һәм Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы бюро әгъзалары белән әңгәмәдә катнаша.

Съезд үткәрелә Россия Бизнесы Атналыгы (РБА) кысаларында үткәрелә һәм  аның төп чарасы булып тора. Эшлекле форумда россия бизнесының актуаль өстенлекләрен, эшлекле мохит торышы сорауларын, үсеш институтлары һәм дәүләт-шәхси партнерлыкны кулланып  инвестицион активлыкны стимуллаштыру темаларына фикер алыштылар.

Гадәттәгечә Бизнес Атналыгы кысаларында форумнар һәм конференцияләр  үткәрелә, алар исәбендә: салым форумы, халыкара социаль форум, экологик конференция, күзәтү-контроль эшчәнлеге буенча конференция. Россия Бизнесы Атналыгында катнашучылар дәүләт һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегенең актуаль юнәлешләре буенча  тәкъдимнәр җыялар һәм фикер алышалар.

Мәгълүмат "Татарстан" иҗтимагый-сәяси журнал сайтында урнаштырылган http://protatarstan.ru/news/minpromtorg_rt_prinimaet_uchastie_v_rabote_sezda_rossiyskogo_soyuza_promyshlennikov_i_predprinimatel/

2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.

Утырышта авыр нефтьне эшкәртүдә инновацион җайланма булдыручы инвестицион проект тәкъдим ителде. Әлеге проект "Бета-технологияләр" ҖЧҖ - "Сколково" инновацион үзәге резиденты тарафыннан эшләнгән. Проект авторлары сүзләренә караганда бу проект авыр нефтьне эшкәртүдә энергетика һәм эксплуатация чыгымнарын берничә тапкыр киметергә, шулай ук, нефть эшкәртү тирәнлеген - 99 процентка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирә. Технология инновацион булып санала, аның нигезендә нормаль атмосфера басымында һәм Цельсия буенча 50-60 градус температура булганда нефтька электроннар белән физик йогынты ясала һәм үтә югары ешлык нурланышы ясала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә әлеге проект Татарстан нефтьчеләрен битум нефтен эшкәртү өчен җайланманы куллану һәм файдалану мөмкинлеге булганда  кызыксындыра ала. Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" АҖ  җитәкчелегенә  әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм әлеге сорау өстендә эшләргә кушты.

(“Татар-информ” МА материаллары кулланылды)

2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Тюрингия (Алман Федератив Республикасы) делегациясе белән очрашты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда Тюрингия Премьер-министры беркетмә хезмәте җитәкчелеге вәкилләре, Тюрингия Премьер-министры Дәүләт канцеляриясенең халыкара элемтәләр бүлеге, Тюрингия  икътисад, фән һәм санлы технологияләр министрлыгы җитәкчелеге катнашты.

Очрашу барышында агымдагы елның 19-21 апрелендә Татарстанга Тюрингия Ирекле җир Премьер-министры Бодо Рамелов әфәнде җитәкчелегендә киләчәк Тюрингия делегациясе визитын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Апрель аенда визит белән Татарстанга киләчәк Тюрингия делегациясе составында Тюрингия Ирекле җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Вольфганг Тифензее әфәнде, автомобиль төзелеше тармагындагы алман компанияләре вәкилләре, металл эшкәртү, автокомпонентлар җитештерү, медицина техникасы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен җиһазлар, инжиниринг компанияләре, Ильменау техник университеты вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Мәгълүмат өчен:

2015 елда Татарстан Республикасы һәм Алман Федератив Республикасының ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше Татарстан таможнясы мәгълүматларына караганда 1198,8 миллион АКШ доллары, шул исәптән, экспорт – 649,6 млн. доллар, импорт – 549,1 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. 


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы утырышы булып узды.  

ТР Куркынычсызлык Советы утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, ТР министрлык һәм ведомство  җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка булган юлламасында 2020 елга эчке базарны үзебезнең ил азык-төлеге белән тулысынча тәэмин итү бурычын куйды. Шул ук вакытта, россиянең заманча җитештерү технологиясен булдырырга, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, шулай ук, чәчүлек һәм нәселле фондны булдыруны кайгыртырга кирәк.

"Азык-төлек куркынычсызлыгы - ул билгеле бер дәрәҗәдәге азык-төлек белән тәэмин ителү генә түгел, ә физик һәм икътисади  яктан да халык өчен сатып алу мөмкинлеге булуны да күздә тота”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.Начало формы

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы кабул ителә. Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча икенче урында,  терлек һәм кош итен җитештерү күрсәткечләре буенча дүртенче урында һәм безнең илдә ашлык җитештерүчеләрнең беренче унлыгына керә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, РФ азык-төлек куркынычсызлыгы Доктринасында расланган азык-төлек бәйсезлеге күрсәткечләренә ирешелгән. Искәрмә яшелчә, җиләк-җимеш, балык һәм балык продуктлары тәшкил итә. Шулай ук, республикада Доктринада билгеләнгән күрсәткечләр азык-төлек продуктларына физик һәм икътисадый мөмкинлекләр башкарыла. Шуның белән бергә, Татарстан читкә сыер итенең чиреген диярлек, 93 % балык һәм 37% сөт һәм әче сөт продуктларын сата. "Тулаем алганда, эксперт исәпләре буенча без Татарстанга елына 70 млрд. сумнан артык азык-төлек кертәбез", - дип ассызыклады ТР Президенты. Конец формы

 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада импортны алмаштыру программасына бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүгә аерым игътибар бирергә кушты.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

2016 елның 23 мартында “Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәгендә “Индустрия һәм университет фәне интеграциясе текстиль һәм җиңел сәнәгать инновацияле үсеш модельләре” II Халыкара конференциясе ачылды. Аның эшендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төбәкләреннән, Казахстан, Беларусь, Кыргызстан, Кытай һәм Мисырдан 50 дән артык вәкил катнашты. Катнашучылар составына предприятие җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мәгариф, берлекләр, ведомство һәм министрлык вәкилләре керде.

Пленар утырыш барышында "Казан милли фәнни-тикшеренү технология университеты" югары белем бирүче Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, текстиль һәм җиңел сәнәгать Россия эшмәкәрләре Берләшмәсе, “Текстиль һәм җиңел сәнәгать инновацион фәнни-җитештерү үзәге ААҖ арасында стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

Конференцияне оештыручылар - Казан милли тикшеренү технология университеты-КХТИ, "Текстиль һәм җиңел сәнәгать" технологик платформасы белән берлектә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Татэнергосбыт"ААҖ булды. 2015 ел нәтиҗәләре буенча "Татэнергосбыт" ААҖ 39 регионнан 48 компания  арасында "Россиянең иң яхшы энергосбыт компаниясе" дип танылды.

Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясе белән гарантияле тәэмин итүче предприятие булып тора. "Татэнергосбыт" ААҖ Россиянең электр энергиясе һәм егәрлек базарының күпләп-ваклап сату катнашучысы буларак, электр энергиясен электр энергиясе һәм егәрлек күпләп сату базарыннан сатып ала һәм аны киләчәктә Татарстан Республикасы кулланучыларына сата.

Компания структурасына тугыз филиал керә: Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Идел буе, Чистай, Кама, Яр Чаллы һәм Казан бүлекчәләре.

2015 елда исемлек буенча уртача персонал саны–1144 кеше.

2015 елга файдалы электр энергиясе җибәрү сәг. 15 972 млн. кВт. тәшкил иткән.

2016 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Татэнергосбыт"ААҖ булды. 2015 ел нәтиҗәләре буенча "Татэнергосбыт" ААҖ 39 регионнан 48 компания  арасында "Россиянең иң яхшы энергосбыт компаниясе" дип танылды.

Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясе белән гарантияле тәэмин итүче предприятие булып тора. "Татэнергосбыт" ААҖ Россиянең электр энергиясе һәм егәрлек базарының күпләп-ваклап сату катнашучысы буларак, электр энергиясен электр энергиясе һәм егәрлек күпләп сату базарыннан сатып ала һәм аны киләчәктә Татарстан Республикасы кулланучыларына сата.

Компания структурасына тугыз филиал керә: Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Идел буе, Чистай, Кама, Яр Чаллы һәм Казан бүлекчәләре.

2015 елда исемлек буенча уртача персонал саны–1144 кеше.

2015 елга файдалы электр энергиясе җибәрү сәг. 15 972 млн. кВт. тәшкил иткән.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади Совет утырышында катнашты.

Утырыш Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе өчен фәнни эшләнмәләрнең адаптациясенә ярдәм итүче инфраструктураның камилләшү мәсьәләләренә, технологияләрне һәм белемне коммерцияләштерүгә багышланган иде. Видеоконференция режимында оештырылган утырышта республиканың барлык муниципаль район вәкилләре катнашты.

2016 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында ягулык-энергетика комплексы объектлары иминлеген тәэмин итү һәм террорга каршы саклану буенча федераль законны гамәлгә ашыру турында Ведомствоара эшче төркемнең икенче утырышы узды.

Алберт Кәримов ягулык-энергетика комплексы объектлары җитәкчелеге тарафыннан әлеге өлкәдә көчләрнең берләшкән булуының мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук, республика башкарма хакимият органнары вәкилләре, ТР буенча федераль хезмәт идарәләре. Ул ассызыклаганча, " республика предприятиеләре һәм инфраструктура объектларының Татарстанда узачак эре халыкара чараларны  үткәрүгә әзерлек кысаларында тотрыклы эшләвен тәэмин итү бигрәк тә актуаль. Бу– 2017 елгы FIFA Конфедерация Кубогы һәм 2018 елның футбол буенча дөнья Чемпионаты".

2016 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Әнвәр улы Кәримов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының оборона комплексы бүлеге башлыгы урынбасары Фәттахов Фаил Гыйльметдин улына 2014 елда Сочи шәһәрендә үткән XXII кышкы Олимпия һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын әзерләүдә һәм уздыруда өлеш керткән өчен истәлекле медаль тапшырды.


18
март, 2016 ел
җомга

2016 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "7 Көн" (ТНВ)  программасы алып баручысы Михаил Любимов белән очрашты. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры "7 Көн" программасына интервьюда 2015 елда республиканың сәнәгать үсеше нәтиҗәләре турында һәм 2016 елга җитештерү сәнәгатенең перспективалары хакында, энергия ресурсларын саклау өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе, Татарстан Республикасы сәнәгать сәясәтен формалаштыруны җайга салуда һәм гамәлгә ашыруда төп норматив хокукый документларның проектларын эшләү хакында сөйләде.

Эфирга программа 2016 елның 20 март (якшәмбе) көнне 18.30 чыгачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International