2016 елның 18 мартында Татарстанның татар авылларыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән эшмәкәрләрнең V Бөтенроссия эшмәкәрләр җыенының пленар утырышы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, 700-гә якын кече бизнес вәкилләре, Россиянең 36 төбәгеннән фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге утырышта авылдагы бизнес-секторның иң яхшы вәкилләре катнаша. "Сезнең казанышлар илнең башка төбәкләрендә матур үрнәк булып торырга тиеш", - дип өстәде ул.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, үзләренең эшчәнлекләре белән эшмәкәрләр мөһим бурычларның берсен башкара - татар авылын саклап калуда ярдәм итәләр, ягъни - милли тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр дә саклана димәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү өчен һәм авыл җирендә бизнесны стимуллаштыру һәм ярдәм итү өчен күп кенә программалар эшли.
Татар авылларыннан Бөтенроссия эшмәкәрләре җыены үзенең нәтиҗәле булуын дәлилләде, шуңа күрә без бу практиканы киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, - дип белдерде ТР Президенты.
Утырыш барышында Россиянең төрле төбәкләреннән кайбер бизнесменнар үз эшчәнлекләре белән уртаклаштылар һәм кайбер проблемалары турында сөйләделәр. Аерым алганда, кече бизнеска ташламалы кредитлар бирү мәсьәләләр күтәрелде, авылда эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программаларын куллану мөмкинлеге, импортны алыштыру программасында каралган бурычларны хәл итү һәм башка сораулар каралды.