Яр Чаллыда Кама инновацион сәнәгый форумы уза

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

2016 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов агымдагы елның 16-18 март көннәрендә Яр Чаллыда үтүче Кама инновацион сәнәгый форум эшендә катнаша.   

Форум программасында – күргәзмәләр, пленар утырыш, тематик “түгәрәк өстәлләр”, РФ территориясендә урнашкан автозаводларны һәм нефть компанияләрен, дәүләт корпорациясен тәэмин итүчеләр көне.

Форумның пленар утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР Премьер-министр урынбасары -  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Яр Чаллыда үткәрелә торган форум Россия һәм чит ил предприятияләре  җитәкчеләре игътибарын ныграк җәлеп итә башлады, дип ассызыклады. Ул тыгыз эшлекле программа тәкъдим итә.

Үз чыгышында Алберт Кәримов кыскача республика сәнәгать  үсеше йомгаклары турында сөйләде. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры федераль һәм республика дәрәҗәсендә бирелә торган сәнәгать дәүләт ярдәме чараларын тасвирлады.

Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, “Россия Федерациясе сәнәгать сәясәте турында” законны гамәлгә ашыру кысаларында яңа җитештерү оешмаларын үстерү буенча яңа инструмент эшләп китте – Россияның сәнәгать үсеше Фонды. Предприятияләргә ярдәм итүнең яңа формасы булып инвестор һәм Россия Федерациясе яисә федерация субъекты арасында махсус инвестиция контракты төзү тора.

Альберт Кәримов сүзләренчә, агымдагы елның гыйнварында Россия Хөкүмәте тарафыннан Өстенлекле социаль-икътисади үсеш Территориясен төзү турында карар кабул ителгәннән соң Яр Чаллы шәһәренең җәлеп итүчәнлеге  сизелерлек артты.

Министрлык башлыгы әйтеп үткәнчә, хәзерге вакытта "Сәнәгать сәясәте турында" республика законының проекты әзерләнде. “2016 – 2020 елларга Татарстан Республикасы сәнәгатенең эшкәртү тармакларын үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы проектын килештерү буенча эш алып барыла.

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Кама сәнәгать форумында катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм уңышлар теләде.

Мәгълүмат өчен:

Кама инновацион сәнәгый форумны оештыручылар: ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, (ИННОКАМ) "Коммерцияле булмаган партнерлык "Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры" Ассоциациясе, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кластер үсешенең Кама үзәге (ЦКР), Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге машина төзүчеләр Ассоциациясе, Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге "Сәүдә-сәнәгать палатасы”.

Форумның максаты: импортны алыштыру программаларын гамәлгә ашыру, товар җитештерүчеләргә эре компанияләр тирәсендәге кече һәм урта бизнесны  интеграцияләү юлы белән ярдәм итү, "ИННОКАМ" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын үстерүнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International