РФ Словения Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе белән очрашу

2016 елның 15 марты, сишәмбе

2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында РФ Словениянең Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Примож Шелиго башлыгындагы Словения Республикасы делегациясе белән очрашу булып узды.

Очрашу барышында машина һәм станоклар төзү өлкәсендә перспективалы хезмәттәшлек турында сүз барды.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның 14-15 март көннәрендә РФ Словениянең Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Примож Шелиго җитәкчелегендә Словения Республикасы бизнес-делегациясенең Татарстан Республикасына эшлекле визиты  булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International