Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцин: "Татарстан энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә лидерларның берсе булып тора"

2016 елның 15 марты, сишәмбе

2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казанда узган  "Энергетика. Ресурсларны саклау" 17-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне  ачу тантанасында катнаштылар. 

Ел саен Татарстан Республикасы башкаласында үткәрелә торган әлеге күргәзмә энергетика тематикасында Россиядә һәм БДБ илләрендә әһәмиятле чараларның берсе булып тора, ресурсларны саклау һәм энергия нәтиҗәлеге технологияләрен һәм җайланмаларын таныту һәм күрсәтү мәйданчыгы булып тора, бизнес-бурычларны хәл итү, энергетика һәм ресурсларны сак тоту проблемаларына тәҗрибә уртаклашу һәм киң катлау алдынгы фәнни идеяләр буенча фикер алышу өчен ярдәмче чара булып тора.

Бу Германиянең технологияләр һәм икътисад Министрлыгы тарафыннан энергетика тематикасы чит ил күргәзмәләренә ярдәм итү программасына кертелгән бердәнбер россия күргәзмәсе.

Быел чарада 130дан артык компания, предприятие һәм фәнни-тикшеренү оешмалары катнаша, алар Россия, ФРГ, Белоруссия, Казахстан, Дания, Словения, АКШ, Швейцария һәм Япониядан.

Күргәзмәдә катнашучылар энергетика тармагы өчен яңа җиһазлар, биоэнергетика өлкәсендә эшләнмәләр һәм яңадан булдырыла торган энергия чыганаклары, предприятиеләрнең экологик куркынычсызлыгын һәм энергия нәтиҗәлелеген, ресурсларны саклауны үстерүгә китерүче комплекслы карарлар тәкъдим иттеләр.

Күргәзмәнең эшлекле программа кысаларында "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту" 16 халыкара симпозиумы, фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрелә.

Күргәзмәнең ачылу тантанасында Мөхтәрәм катнашучылар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров булдылар.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: "Бу энергия һәм ресурсларны саклауга бәйле барлык сораулар буенча фикер алышу өчен бик яхшы мәйданчык. Мин һәрвакыт безне әлеге чарада хуплаган РФ энергетика Министрлыгына чын күңелдән рәхмәтле. Мин биредәге чит ил партнерларыбызга, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләребезгә хөрмәтемне белдерәм. Бу күргәзмә барыбыз өчен дә файдалы булуын телим",-дип билгеләп үтте.

"Бүген Татарстан энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә лидерларның берсе булып тора. Әгәр без бүген күргәзмәдә тәкъдим ителгән компанияләргә карасак, биредә узачак эшлекле программага күз салсак, без энергия нәтиҗәлелеге темасының ни кадәр мөһим булуын гына түгел, ә Россия үсешенең нигезе, илебезнең конкуренциягә сәләтен арттыруның нигезе икәнен аңлыйбыз. Татарстанга әлеге традицияне саклап калырга һәм барысына да нәтиҗәле эш телисе килә. Шәхсән Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт әйтәсе килә, чөнки ул бу темага багышланган мөһим вакыйгаларда Татарстанда гына түгел, Россиядә дә, чит илләрдә дә катнашып кына калмый, ә җитди рәвештә үстерә", - дип ассызыклады  үз чиратында РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын.

Бу минутларда күргәзмә эше кысаларында Татарстан Хөкүмәтенең 2016 елга бурычлар һәм 2015 нәтиҗәләре буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасын тормышка ашыру барышы хакында” утырышы үтә.

Мәгълүмат һәм фоторепортаж "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылды:  http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/15/495497/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International