ВТБ банкының “Уңышка хәрәкәт” Халыкара конференциясе

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ВТБ банкының “Уңышка хәрәкәт” Халыкара конференциясендә катнашты.  

Чара бүген "Корстон" мәйданчыгында узды, анда 500 дән артык Татарстан һәм  Идел буе шәһәрләреннән предприятие җитәкчеләре һәм финанс директорлар, экспертлар, аналитиклар һәм җирле хакимият органнары вәкилләре катнашты. Әңгәмәнең төп темалары булып түбәндәге сораулар чыкты: үстерү мәсьәләләре макроэкономиканы үстерү мәсьәләләре, финанс базарының агымдагы торышы,  региональ бизнес ихтыяҗлары һәм башкалар.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов бүген ТР территориясендә ВТБ төркеменең 57 сату ноктасы эшли дип билгеләп үтте, республика буенча клиентлар базасында исәпләнә 1300 дән артык корпоратив клиентлар исәпләнә, алар барлык икътисад тармакларының вәкилләре. "ВТБ банкы Татарстан Республикасының күптәнге ышанычлы партнеры", - дип ассызыклады Республика Башлыгы. Банк төркеме эре һәм урта бизнес белән эшли, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредитларны стимуллаштыру программасы кысаларында проектларны тормышка ашыруда катнаша.

Бүген Татарстан илдә сәнәгый яктан нык үскән алдынгы субъектларның берсе, дип ассызыклады ТР Президенты. Бизнесны алып бару өчен инновацион, инвестицион инфраструктураны булдыру буенча җитди эш алып барыла, инвестицион проектларны тормышка ашыру, үсеш нокталарын булдыру. Моннан тыш, Татарстан төбәкләр арасында инвестицион климатның милли рейтингында- лидер. Бүген Татарстанда нефть чыгару өлкәсендә, нефть һәм газ химиясе, машина төзелешендә һәм авыл хуҗалыгында эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла.

Җитди игътибар фән һәм җитештерү интеграциясенә бирелә. Дүрт инжиниринг үзәк һәм ике прототиплау үзәге булдырылган. Республика икътисадын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать предприятиеләре партнерлыкларында ресурс үзәге челтәрләре төзелә. Аларның  саны бүген инде 14, ел ахырына кадәр тагын алты барлыкка киләчәк", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

ТР президенты билгеләп үткәнчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, 2015 ел нәтиҗәләре буенча гомуми тулаем продукт өлешенең төп күрсәткечләрне саклап кала алдык, сәнәгать җитештерүенең күләмен, төп капиталга инвестицияләр һ. б. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, соңгы биш ел дәвамында республикада зур структур үзгәрешләр бара. "Сәнәгатьтә эшкәртү секторының өлеше биш ел эчендә 58 проценттан 70 процентка кадәр үзгәрде. Шул ук вакытта чимал сегментының өлеше 32,5 тән 23,6 процентка кимеде", - дип аңлатты ул.

Татарстан ике якка да файдалы партнерлыкка ачык, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчелеге икътисадка инвестицияләр өчен уңайлы шартлар тудыруга максатын юнәлдерде. Технологик революция чираттагы этабы шартларында икътисадны вакытында адаптацияләү кирәк, бөтен социаль системаны һәм институтларны иртәгесе көнне исәпкә алып импортны алмаштыру таләпләренә туры китереп эшләргә кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты әйтүенчә, бүген республикада нефть эшкәртү куәтләре буенча төзелеш эше дәвам итә. Шулай итеп, "ТАНЕКО" комплексы әкренәйтелгән кокслаштыру урнаштыруны башлап җибәрә, бу исә ел азагына кадәр нефть  эшкәртү тирәнлеген 95% кадәр арттыру мөмкинлеген бирә. Шулай ук, 2016 ел ахырына кадәр авыр калдыкларны тирән эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрү планлаштырыла - 98% ка кадәр. Ягъни, 2017 елда республика бары тик якты нефть продуктлары гына җитештерәчәк, дип игътибар итте Рөстәм Миңнеханов. Шуның белән беррәттән, Татарстанда җитештерү күләмен арттыру буенча программа кабул ителгән һәм тормышка ашырыла,  һәм чыгарыла торган каучук ассортиментын киңәйтү эше алып барыла, ә күптән түгел "Аммоний" Комплексы рәсми рәвештә  эшен башлады, дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов республиканың кайбер машина төзелеше предприятиеләре  эшчәнлеге турында сөйләде, "Туполев" ҖАҖ филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы һәм Казан вертолет заводы. Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты энергетика һәм авыл хуҗалыгы тармаклары үсешенә тукталды.

Республиканың җитәрлек дәрәҗәдә үсеш ноктасы булып сәнәгать мәйданчыклары һәм махсус икътисадый зоналар тора, диде республика Президенты. Бары "Мастер" Кама индустриаль паркы резидентлары (КИП "Мастер") тарафыннан гына узган елда якынча 29 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Ул арада "Алабуга" МИЗ территориясендә 48 резидент- компания эшли, аларның 22 се җитештерү эшчәнлеген алып баралар.

Соңыннан, Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы җитәкчелегенә ТР территориясендәге  резидент-предприятияләр (технопарклар, ИТ-парклар, махсус икътисадый зоналар) өчен махсус банк продуктлары булдырырга тәкъдим итте.  

(ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International