Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяковның Татарстанга эш визиты

2016 елның 15 марты, сишәмбе
 

2016 елның 15 мартында Татарстанга Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков эш визиты белән килде.

“Казан” халыкара аэропортында Андрей Кобяковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, вәкиле, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар каршы алды.

Татарстанга ике көнлек визит кысаларында (2016 ел 15-16 март), Андрей Кобяков Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак, Татарстанның берничә инновацион мәйданчыкларында һәм сәнәгать предприятиеләрендә булачак, шул исәптән, Казан вертолет заводына, "Медицина Фәне Үзәге" медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәгенә барачак.

16 мартта Беларусь Республикасы Премьер-министры һәм белоруссия делегациясе әгъзалары "Алабуга" махсус икътисадый зонасы эшчәнлеге белән танышачак һәм "КАМАЗ" ҖАҖ мәйданчыкларын караячак, "Мастер" ("Мастер" КИП) Кама индустриаль паркында булачаклар дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International