2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем региональ продуктының энергия сыйдырышлылыгы 2007 ел белән чагыштырганда 23,2 процентка кимегән, ә 2014 елга кимү 3 процент тәшкил иткән. 2020 елга бурыч – республика икътисадының энергия сыйдырышлылыгын киметүне тагын 16,8 процентка арттыруны тәэмин итү. Шундый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында ясаган чыгышында китерде.
Исегезгә төшерәбез, утырыш 2016 елга бурычлар һәм 2015 нәтиҗәләре буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасын тормышка ашыру барышы хакында” дигән темага багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцин катнаштылар.
Алберт Кәримов сүзләренә караганда Татарстанның тулаем региональ продукты агымдагы бәяләрдән 1,8 трлн. сумга артып киткән, 2007 елга нигезләнгәндә чагыштырма бәяләрдән үсеш күләме 25,5 процент булган. Дөньяның алга киткән илләре, шул исәптән Европа күрсәткечләре белән чагыштырганда республикада икътисадның чагыштырма энергия сыйдырышлылыгы элеккечә бик югары һәм энергияне сак тотуның тормышка ашырылмаган потенциалы бар, хәтта зур.
"Шуңа бәйле рәвештә республика икътисадның көндәшлеккә каршы һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча алда зур эшләр тора", - дип ассызыклады ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Идел Буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы буенча лидерлар төркеменә керә. Мондый нәтиҗәләргә ирешү энергия нәтиҗәлелеген арттыру технологияләрен һәм энергоменеджмент системаларын кертү хисабына, сәнәгать өлкәсендә җитештерүне модернизацияләү буенча инвестицион программаларны тормышка ашыру хисабына, ягулык-энергетика комплексында һәм икътисадның башка тармакларында яңалыклар кертү хисабына булды.
Түбәндәге предприятияләрдә берничә мөһим проект тормышка ашырылды: "Түбән Кама Нефтехим", "Казаноргсинтез", "Нәфис Косметикс", "Аммоний", "ТАИФ-НК", "ТАНЕКО", "Казанская ТЭЦ-2". Бу проектлар авыл хуҗалыгы предприятияләрендә "Чаллы-Бройлер", "Кама беконы", "Авангард", "Майский" теплицалар комбинаты һәм башка шундый ук предприятиеләрдә гамәлгә ашырылды.
2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы сәнәгатендә энергия сыйдырышлылыгы индикаторы 2014 елга карата 4,5 процентка киметелгән. Авыл хуҗалыгында җитештерүдә энергия сыйдырышлылыгы кимүе 7,6 процент тәшкил иткән.
“Энергияне сак тотуның мөһим юнәлеше булып республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә бюджет өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген арттыру тора”, - дип ассызыклады докладчы.
Мәгълүмат һәм фоторепортаж “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/15/495518/
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримовның Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында ясаган чыгышының тезислары Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_507666.pdf