ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 18 апрелендә Казанда Россия регионнарының яшь рационализаторлары, уйлап табучылары, инноваторлары слетының ачылышы булып узды.

Яшь инноваторлар слетының тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятияләрнең үсешенә ярдәм итүче ФондыКүзәтү советы рәисе Иван Бортник, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе башкарма директоры вазыйфаларын башкаручы Иван Федотов, Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты ректоры Алберт Гыйлметдинов катнаштылар. 

2016 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты Инженер лицее нигезендә яңа яшьләр инновация иҗаты үзәген ачты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятияләрнең үсешенә ярдәм итүче Фондның Күзәтү советы рәисе Иван Бортник, Казан мэры Илсур Метшин, Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты ректоры Алберт Гыйлметдинов, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнаштылар. 


16
апрель, 2016 ел
шимбә

2016 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Костанай өлкәсе (Казахстан) Хакиме Архимәд Мөхәмбәтов белән очрашуында катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Архимәд Мөхәмбәтовның Актүбә өлкәсен җитәкләгән вакытында 2012 елда Казанга килүен искә төшерде. "Хезмәттәшлекне үстерү сорауларына игътибарыгыз өчен  бик зур рәхмәтлемен, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка тугандаш халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуда күп эшләве өчен рәхмәтебезне җиткерәбез".


15
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булып узды, анда 2015 елга компаниянең  эшчәнлегенә йомгак ясалды.

«Түбән Кама нефтехим» акционерлык җәмгыятен карап йөрү вакытында Рөстәм Миңнеханов елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү буенча яңа комплекс төзелешенең баруы белән танышты. Төзелеш 2015 елның июнендә башланып киткән һәм проект буенча барлык эшләрнең тәмамлану срогы 2016 ел азагы. Объектта төп төзелеш эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта җайланмаларны монтажлау бара, аерым алганда, реактор һәм регенераторлар урнаштыру эше башкарыла.

Татарстан Республикасы Президентына  бүген компаниядә гамәлгә ашырыла торган башка инвестицион проектлар турында да сөйләделәр. Бу елына 100 мең тонна егәрлекле формальдегида чыгару буенча яңа җитештерү төзелеше, ул, шулай ук, файдалануга агымдагы елның декабрендә тапшырылыр дип планлаштырыла һәм гамәлдәге бер төркем җитештерү линияләрен реконструкцияләү. 

2016 елның 15 апрелендә Костанай өлкәсе Хакиме Архимәд Мөхәмбәтов башлыгындагы Казахстан Республикасы делегациясе Татарстан Республикасына визиты кысаларында "Химград" Технополисында булды. Архимәд Мөхәмбәтовны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөрде.

Технополис буенча экскурсия барышында Казахстан делегациясе "Химград"ның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштылар, аның инфраструктурасы, резидентлары өчен преференция һәм хезмәт күрсәтү системасын күздән кичерделәр. Кунаклар өчен резидент-компанияләрнең продукциясенең презентациясе оештырылды. Җитешерү модуле буенча экскурсия булды, анда кунакларга берничә компаниянең эшләнмәләрен һәм җиһазларын тәкъдир иттеләр.

Делегация "Химград" территориясендә оештырылган ТР биотехнологияләр инжинирингы Региональ Үзәге лабораториясендә булдылар, шулай ук, заманча төрү Казан заводы белән дә таныштылар.

Мәгьлүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган:  http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/15/499948/     

2016 елның 15-16 апрелендә Костанай өлкәсе Хакиме Архимәд Мөхәмбәтов башлыгында Казахстан Республикасының Костанай өлкәсе делегациясенең  Татарстан Республикасында визиты дәвам итә.

"Казан" Халыкара аэропортында делегацияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршы алдылар.

Казахстан делегациясе составында Казахстан Республикасы Костанай өлкәсенең эшлекле даирә һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бар.

Татарстан Республикасына визит программасы кысаларында делегация Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашачак.

Казахстан делегациясе "Химград" Технополисында, КИП "Мастер", "Алабуга" МИЗ, "Форд Соллерс" компаниясендә булачаклар. Шулай ук, Лаеш филиалы "Ак Барс" кошчылык комплексы" һәм Казанның Агросәнәгать паркы белән дә танышачаклар.

Казахстан делегациясе Татарстанның Халыклар дуслыгы Йортында булып, ТР казахлары автономиясенең милли-мәдәни активы белән очрашачаклар.         


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә региональ инжиниринг үзәкләрнең һәм прототипирлау үзәкләренең сәнәгать предприятияләре белән үзара хәрәкәт итүне ныгыту сораулары буенча семинар-киңәшмә булып узды.

Рөстәм Миңнеханов семинар-киңәшмәне ачканда Татарстан Республикасының региональ инжиниринг үзәкләрне үстерү буенча федераль программаларда катнашуы турында искә төшерде. Россиянең икътисад үсеше министрлыгы ярдәме белән Татарстанда дүрт инжиниринг үзәк һәм ике прототипирлау үзәге булдырылды һәм эшләп киләләр. Анда иң заманча җиһазлар урнаштырылган, үзәкләр Россияда булган иң яхшы җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм бүген эшләп киләләр, шул исәптән, шоу-рум буларак та, диде Рөстәм Миңнеханов. 

2016 елның 14 апрелендә "Химград" Технополисында "Инновацион полигон "Татарстан - киләчәк территориясе" 2016 яшьләрнең инновация проектларының IV Республика конкурсы старт алды.

Конкурсның максаты - яшьләрнең инновация потенциалын үстерү, яшьләргә эшмәкәрлек инициативасын үстерү мөмкинлекләрен бирү, перспектив бизнес - фикер-уйларына реаль ярдәм алу.

Конкурсны оештыручы булып Казан милли тикшеренү технологик университеты чыкты, оештыруда ярдәм итүчеләр - "Химград" Технополисы, "Идея" Технопаркы". Чара Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән уза. 

2016 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сухой" Компаниясе" авиация берләшмәсе филиалының "П.О. Сухой исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы"ның (Мәскәү) җитештерү мәйданчыкларын карады.

Татарстан Президентын ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфыйгин, "Казан Гипронииавиапром"  АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озатып йөрделәр.

Рөстәм Миңнеханов һәм делегация әгъзалары мәгълүмат-идарә системасы интеграциясе һәм борт программа белән тәэмин итүне эшләүне оештыру белән таныштылар. Шулай ук, татарстанлыларга суперкомпьютер технологияләрен кулланып проектлау алымнарын күрсәттеләр. 


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Авиация материаллары Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында булдылар.

Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчеләре Равил Зарипов һәм Алберт Нәфыйгин, "Казан "Гипронииавиапром"АҖ җитәкчеләре, "Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе" ААҖ, "КНИАТ" АҖ, "Казан электротехник заводы" ЯАҖ, "М.П.Симонов исемендәге тәҗрибә-конструктор бюросы" фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ, "КАИ-Лазер" ЯАҖ, "КАИ-Композит", Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, КМТТУ-КАИ һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректорлары. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International