2016 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты Инженер лицее нигезендә яңа яшьләр инновация иҗаты үзәген ачты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятияләрнең үсешенә ярдәм итүче Фондның Күзәтү советы рәисе Иван Бортник, Казан мэры Илсур Метшин, Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты ректоры Алберт Гыйлметдинов, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар уку сыйныфларын карадылар, мәгариф учреждениясенең уку программасы белән һәм лицейның үсеш проекты белән таныштылар. Шулай, 2017/2018 уку елларында куллануга спорт блок һәм интернатның 180 кеше сыйдырышлы яшәү бүлеген кертергә планлаштыралар. Бу укучыларның санын 52 дән 200 кадәр үстерүгә мөмкинлек бирә.
Махсус проект зонасын һәм һәм остаханәләрне карадылар, анда балаларны укыту өчен заманча программалы һәм аппаратлы комплеклар кулланылыла.
Аннан соң яңа яшьләр инновация иҗаты үзәгенең тантаналы ачылышы булып узды. Монда укчылар өчен робототехника, инженер графикасы, программалау буенча түгәрәкләр һәм мастер-класслар оештырылачак.
"Бүген без максатыбызга таба барабыз һәм безнең илебезгә мөһим булган компетенцияләрне үстерәбез. Мондый үзәкләр ачылу аркасында яшьләр конкурент сәләтле һәм үз юнәлешләрендә югары позицияләргә ия була алалар. Методик җитәкчелек Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты аша алып барылырга тиеш, дип саныйм. Республика, үз чиратында, мондый барлык башлангычларны күтәреп ала һәм һәрвакыт киләчәктә дә ярдәм кулын сузачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Паралель рәвештә видеоконференцэлемтә режимында тагын өч үзәк ачылды - Әлмәттә "Имидж", Яр Чаллыда "Перспектива", "Казан-Арена" стадионы территориясендә урнашкан "Кидспейс" яңа яшьләр инновация иҗаты үзәкләре. Шулай итеп, бүгенге көндә Татарстан Республикасында 14 яңа яшьләр инновация иҗаты үзәге эшләп килә.