"Түбән Кама нефтехим" ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды

2016 елның 15 апреле, җомга

2016 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булып узды, анда 2015 елга компаниянең  эшчәнлегенә йомгак ясалды.

«Түбән Кама нефтехим» акционерлык җәмгыятен карап йөрү вакытында Рөстәм Миңнеханов елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү буенча яңа комплекс төзелешенең баруы белән танышты. Төзелеш 2015 елның июнендә башланып киткән һәм проект буенча барлык эшләрнең тәмамлану срогы 2016 ел азагы. Объектта төп төзелеш эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта җайланмаларны монтажлау бара, аерым алганда, реактор һәм регенераторлар урнаштыру эше башкарыла.

Татарстан Республикасы Президентына  бүген компаниядә гамәлгә ашырыла торган башка инвестицион проектлар турында да сөйләделәр. Бу елына 100 мең тонна егәрлекле формальдегида чыгару буенча яңа җитештерү төзелеше, ул, шулай ук, файдалануга агымдагы елның декабрендә тапшырылыр дип планлаштырыла һәм гамәлдәге бер төркем җитештерү линияләрен реконструкцияләү.

«Түбән Кама нефтехим» ГАҖ җитәкчелеге мәгълүматларына караганда товар продукциясен җитештерү буенча узган ел план 115% үтәлгән. Шулай итеп, компания тарихында 2015 елда иң югары күләмле каучук (647 мең тоннадан артык), полистирол (300 мең тонна), шулай ук, изопрен, стирол һәм бензол эшләп чыгарылган. 2020 елга кадәр исәпләнгән экологик программа кысаларында 2015 елда 740 млн. сумнан артык 59 чара башкарылган. 2015 елда уртача хезмәт хакы 44 мең сумнан артык тәшкил иткән. Моннан тыш, узган елда 8900 хезмәткәрләр квалификацияләрен күтәрү буенча укыдылар. Уку ихтыяҗларының 90%ка кадәр барлык чыгымнар компаниянең уку-укыту үзәге хисабыннан ябыла.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ хезмәт коллективына югары профессионализмнары өчен рәхмәтен белдерде. 2015 ел йомгакларын үрнәк дип санарга була, диде ул. Дөнья базарында булган икътисадый кыенлыкларга карамастан, «Түбән Кама нефтехим» компаниясе үз позицияләрен саклап калу гына түгел, ә күп кенә күрсәткечләрне арттыра алды, алар санында - җитештерү күләме, керем, хезмәт хакы күләме һәм башкалар.

«Безнең алда зур бурычлар тора. Республикада 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеше Стратегиясе эшләнде. Анда төп урынны Кама кластеры территориясендә масштаблы проектларны гамәлгә ашыру алып тора, бу безгә сәнәгать җитештерүе күләмнәрен якындагы 6-7 ел эчендә 3 мәртәбә арттырырга ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ  киләчәктә үстерү кысаларында 600 мең тонна егәрлекле этилен җитештерү  заводы төзелеше проектын тормышка ашыру зур әһәмияткә ия.

«Шуны да исәпкә алырга кирәк, сезнең партнёрыгыз «Татнефть» компаниясе 6 млн. тонна нефть эшкәртү буенча яңа җайланма төзелеше эшләрен  тәмамлап килә. Чимал якында дигән сүз. «Этилен 600» проекты бүген безнең өчен үсешнең программаларының иң өстенлеклесе», - диде Татарстан Президенты.

Кама кластерын үстерү җитди инфраструктур үзгәрешләр таләп итәчәк, шуңа күрә бу максатларга федераль ярдәм җәлеп итү эшләре бара, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Икътисадый тотрыксызлык фонында Татарстан үзенең лидерлык позицияләрен саклап калды. Моңа без үзебезнең нефтьчеләребез һәм нефтехимиячеләребез ярдәме нәтиҗәсендә ирештек. Татарстан Республикасы Россиядә эре донор-төбәк булып калуын дәвам итә. Бу безнең эре товар җитештерүчеләрнең керткән өлеше», - дип йомгаклады Татарстан Республикасы Президенты.

(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International