ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 21 апрелендә "Милли сәүдә маркасы” Татарстан Республикасы Дәүләт Унитар Предприятиясе Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә “Халык өчен икътисади кулай бәяле һәм сыйфатлы азык-төлек  продуктлары – илнең азык-төлек куркынычсызлыгының  нигезе" темасына “түгәрәк өстәл” үткәрделәр.

"Түгәрәк өстәл"нең төп спикерлары арасында - дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, фәнни-тикшеренү институтлары җитәкчеләре, сәүдә оешмалары вәкилләре, республика җитештерүче-тәэмин итүче оешма вәкилләре, шул исәптән "Милли сәүдә маркасы" проектында беренчеләрдән булып катнашучы  "Татспиртпром" компаниясе.

Фикер алышуда үзәктә булган темаларның берсе –сәүдә челтәрендә "Милли сәүдә маркасы" бренды астында продукцияне алга этәрү буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләре” дискуссиясе. Сөйләшүдә Ашан, X 5 Retail Group, "Бәхетле" һәм башкалар сәүдә челтәрләре вәкилләре катнаштылар.

Дискуссия барышында республика товар җитештерүчеләренең конкурент өстенлекләре үсеше проблемалары күтәрелде.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларга республика товар җитештерүчеләренең ризыклары тәкъдим ителде, дегустация-презентация булып узды.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 20 апрелендә  ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Тюрингия Ирекле дәүләт (ГФР) делегациясе әгъзалары белән очрашуында катнашты.

Республика башлыгы билгеләгәнчә, делегация җитди һәм аның составында Тюрингия Республикасының Парламент һәм Хөкүмәт әгъзалары, сәнәгать предприятияләре вәкилләре бар.

Татарстанда булган бу ике көндә сезнең программагыз бик тыгыз иде, нәтиҗәдә сез безнең регион белән өлешчә булса да таныша алдыгыз, диде Рөстәм Миңнеханов, Тюрингия Ирекле дәүләт Премьер-министры Бодо Рамеловка мөрәҗәгать итеп. 

2016 елның 20 апрелендә Тюрингия федераль җире Премьер-министры Бодо Рамелов Германия-Россия яңа технологияләр институтында (КМТТУ-КАИ) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөрде.

Тюрингия делегациясе составына Тюрингия парламенты вәкилләре, Техник унивеситет ректоры Ильменау Петер Шарфф керде.

Германия-Россия яңа технологияләр институтын карау программасы кысаларында институтны миллитранс мәгариф проекты буларак презентацияләү булды. Сәламләү сүзләре белән Тюрингия федераль җире Премьер-министры Бодо Рамелов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, КМТТУ-КАИ ректоры Алберт Гыйлметдинов чыгыш ясадылар.

Татарстан Тюрингия компанияләренең россия базарында эшләү өчен старт урыны итеп республика мәйданчыкларын сайлауларында кызыксына. Бу хакта бүген 2016 елның 20 апрелендә "Татарстан – Тюрингия" икътисадый форумында  Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Форум эшендә Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов, Тюрингия Ирекле дәүләте икътисад министры Вольфганг Тифензее һәм башкалар катнашты.

Тюрингия делегациясе әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов  хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге, Россия һәм Германия җитәкчелегенә регион  дәрәҗәсендә элемтәләрне ныгытуда ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.

"Бүген безнең төп бурычыбыз – бизнес үсешенең этәргечен дөрес сайларга. Дөнья базарларының күп кенә икътисад тармакларында гадәттәгечә алдынгы позицияләрне биләүче алман компанияләре белән Татарстан үзара файдалы хезмәттәшлекне  киңәйтүдә кызыксына", – диде ТР Президенты.

Ул, шулай ук, Татарстан һәм Тюрингия эшлекле даирәләре тәҗрибә уртаклашачаклар, булган бизнес-мөмкинлекләр турында фикер алышачаклар, хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар, уртак проектлар турында килешерләр, дигән ышаныч белдерде.

2016 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координация советының 4нче утырышы булып узды.

Координация советы утырышында Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов,  Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Тюрингия Ирекле дәүләтенең икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, "Станкопром" АҖ генераль директоры Дмитрий Косов, Татарстан һәм Тюрингия машина төзелеше предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

2016 елның 20 апрелендә Тюрингия Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов башлыгындагы Тюрингия делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында Казанда “Татарстан-Тюрингия” икътисадый форумы булып узды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Тюрингия Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Тюрингия Ирекле дәүләтенең икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан һәм Тюрингия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп алман телендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул Тюрингия эшлекле вәкилләренә Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә кызыксыну күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалының кыскача презентациясен тәкъдим итте. Ул Татарстан Республикасы белән Германия Федератив Республикасы (ГФР) сәүдә- икътисадый хезмәттәшлеге кысаларында 2015 елда тышкы сәүдә әйләнеше 1 млрд. евродан артып китүен хәбәр итте. Татарстан Республикасы Германиянең башка регионнары белән дә озак вакытлы элемтәдә тора. Соңгы берничә елда Татарстан һәм Тюрингия арасында хезмәттәшлек үсә. 


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 19 апрелендә Татарстанга эш визиты белән Тюрингия (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов килде.

"Казан" халыкара аэропортында Бодо Рамеловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар каршыладылар.

Тюрингия Премьер-министры визитының төп максаты - 2016 елның 20 апрелендә узачак "Татарстан-Тюрингия" иктисадый форумында катнашу.

Бодо Рамелов Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятияләренең 4-нче Координацион советы утырышында катнашачак.

2016 елның 19 апрелендә сәүдә челтәрләре компанияләре вәкилләре өчен республика продукциясен алга этәрү эше кысаларында "ПАЛП Инвест" ҖЧҖ компаниясе продукциясен тәкъдир итү булды. Чарада катнашучылар җитештерү процессы һәм чыгарыла торган продукциянең ассортименты белән таныштылар.

Компаниянең җитештерү комплексы "Химград" Технополисы яңа җитештерү мәйданчыгында оештырылган. Предприятиянең җитештерү паркы әйдәп баручы европа компанияләренең югары технологияле, заманча җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Предприятие кәгазь-нигезен, шулай ук, партнерлар һәм үз брендлары астында  санитар-гигиена әйберләре җитештерә. Җитештерүдә югары сыйфатлы целлюлозлы чимал яңа технологияләр һәм рецептуралар кулланып эшләнелә.

2016 елның 20 апрелендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятияләренең Координацион советының 4-нче утырышы булачак.

Координацион совет утырышы эшендә Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Тюрингия Ирекле дәүләте икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан Республикасы Президенты Равил Зарипов, "Станкопром" АҖ генераль директоры Дмитрий Косов, Татарстан һәм Тюрингия машина төзелеше предприятияләре вәкилләре катнаша.

ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов әйтеп үткәнчә, "Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятияләре Координацион советының төп максаты - машина төзелеше эшләнмәләренең ясалышы һәм проектлаштыру өлкәсендә фәнни-техник казанышлар, машина төзелеше предприятияләре һәм фәнни оешмалар арасында фәнни -техник мәгълүмат белән уртаклашу буенча элемтәләрне киңәйтүдә ярдәм итү хакында, яңа техника, технологияләр һәм материаллар үсешендә һәм перспектив юллар барлыкка китерүне билгеләү турында фикер алышу.   

Мәгълүмат "Бизнес-онлайн" интернет-газетасы сайтында урнаштырылган: http://www.business-gazeta.ru/news/308309

2016 елның 20 апрелендә Казанда Тюрингия Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов башлыгындагы Тюрингия делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында "Татарстан-Тюрингия" икътисад форумы узачак.

Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Тюрингия Ирекле дәүләте икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан һәм Тюрингия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International