Костанай өлкәсе Хакиме Архимәд Мөхәмбәтов башлыгында Казахстанның Костанай өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты

2016 елның 15 апреле, җомга

2016 елның 15-16 апрелендә Костанай өлкәсе Хакиме Архимәд Мөхәмбәтов башлыгында Казахстан Республикасының Костанай өлкәсе делегациясенең  Татарстан Республикасында визиты дәвам итә.

"Казан" Халыкара аэропортында делегацияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршы алдылар.

Казахстан делегациясе составында Казахстан Республикасы Костанай өлкәсенең эшлекле даирә һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бар.

Татарстан Республикасына визит программасы кысаларында делегация Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашачак.

Казахстан делегациясе "Химград" Технополисында, КИП "Мастер", "Алабуга" МИЗ, "Форд Соллерс" компаниясендә булачаклар. Шулай ук, Лаеш филиалы "Ак Барс" кошчылык комплексы" һәм Казанның Агросәнәгать паркы белән дә танышачаклар.

Казахстан делегациясе Татарстанның Халыклар дуслыгы Йортында булып, ТР казахлары автономиясенең милли-мәдәни активы белән очрашачаклар.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International