Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеге ныгый

2016 елның 16 апреле, шимбә

2016 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Костанай өлкәсе (Казахстан) Хакиме Архимәд Мөхәмбәтов белән очрашуында катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Архимәд Мөхәмбәтовның Актүбә өлкәсен җитәкләгән вакытында 2012 елда Казанга килүен искә төшерде. "Хезмәттәшлекне үстерү сорауларына игътибарыгыз өчен  бик зур рәхмәтлемен, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка тугандаш халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуда күп эшләве өчен рәхмәтебезне җиткерәбез".

Татарстан Президенты билгеләвенчә, Казахстан - Татарстанның әйдәп баручы сәүдә - икътисади партнерларының берсе. Татарстан һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек актив рәвештә үсә, хезмәттәшлек турында Килешү 1996 елдан бирле гамәлдә. Казанда Казахстанның Сәүдә вәкиллеге бүлекчәсе һәм Генераль консуллыгы эшли, Астанада Татарстанның Тулы Вәкаләтле вәкиллеге эшли, Казан һәм Астана - тугандаш шәһәрләр булып торалар.

Татарстан Казахстан белән Астана һәм Алмата шәһәрләренә турыдан-туры очучы һава юллары белән бәйле. Татарстан һәм Казахстан коллегалары күп кенә сораулар буенча тәҗрибә уртаклашалар. Аерым алганда, югары дәрәҗәдә 2014 елның сентябрендә Казахстанда Татарстан Көннәре узды. Шул ук елның сентябрендә Атырау шәһәрендә регионара хезмәттәшлек Форумы кысаларында Атырау һәм Кызылорда өлкәләре белән Килешүләр имзаланды.

2015 елның гыйнварында Астанада уртак эшче группаның беренче утырышы булып узды, ул Татарстан һәм Казахстан сәүдә - икътисади хезмәттәшлеген активлаштыруга чакырылган. 2015 елның февралендә Казахстан Премьер-министры Кәрим Мәсимовның Татарстанга булган визиты нәтиҗәләрендә ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген республикада 36 уртак предприятие эшли, Казахстан территориясендә Татарстанның "Татнефть", "КАМАЗ", Казан вертолет заводы, "КЭР-холдинг", Яшел Үзән суднолар төзелеше заводы, Серго исемендәге завод һәм башкалар актив рәвештә эшләп киләләр.

Татарстан һәм Казахстан хезмәттәшлегендә ике якка да файдалы булган тармаклар арасында нефтехимия, машина төзелеше, автомобиль төзелеше, вертолет төзелеше, судно төзелеше, энергетика, авыл хуҗалыгы, информацион технологияләр, инновацияләрне атады.

Мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тә мөһим булып тора. Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Татарстан югары уку йортларында Казахстаннан 800 студент укыганын искә төшерде. Без үз ягыбыздан шулай ук, Казахстанга укырга студентлар җибәрә алабыз, чөнки анда да лаеклы югары уку йортлары аз түгел.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, Татарстан Казахстанның "Астана ЭКСПО-2017" Бөтендөнья күргәзмәсен оештыру һәм үткәрү өлкәсендә тәҗрибә өйрәнүдә кызыксына.

Архимәд Мөхәмбәтов, үз чиратында болай дип әйтте, очрашу-ике яклы интеграция ачык мисалы, тышкы икътисади элемтәләрне үстерүгә хезмәт итә, ике якка да файдалы булган хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә ярдәм итә. Костанай өлкәсе - индустриаль-аграр өлкә, диде Архимәд Мөхәмбәтов, тышкы сәүдә әйләнешенең яртысы Россия регионнарына туры килә. Ул кыскача өлкәдә тормышка ашырыла торган икътисади проектлар хакында сөйләде.

Татарстан белән хезмәттәшлек юнәлешләре арасында ул агросәнәгать комплексында, терлекчелек, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү  һәм кадрлар әзерләүдә үзара хәрәкәт итүне атады.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International