Татарстанда булдырылган инжиниринг үзәкләрнең сәнәгать предприятияләре белән үзара хәрәкәт итү мәсьәләләре каралды

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә региональ инжиниринг үзәкләрнең һәм прототипирлау үзәкләренең сәнәгать предприятияләре белән үзара хәрәкәт итүне ныгыту сораулары буенча семинар-киңәшмә булып узды.

Рөстәм Миңнеханов семинар-киңәшмәне ачканда Татарстан Республикасының региональ инжиниринг үзәкләрне үстерү буенча федераль программаларда катнашуы турында искә төшерде. Россиянең икътисад үсеше министрлыгы ярдәме белән Татарстанда дүрт инжиниринг үзәк һәм ике прототипирлау үзәге булдырылды һәм эшләп киләләр. Анда иң заманча җиһазлар урнаштырылган, үзәкләр Россияда булган иң яхшы җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм бүген эшләп киләләр, шул исәптән, шоу-рум буларак та, диде Рөстәм Миңнеханов.

Барыннан да бигрәк, булдырылган үзәкләр товар җитештерүчеләр белән эшләргә тиеш, дип саный Татарстан Президенты, без аңлаганча, заманча шартларда безнең конкурент сәләтлелегебез импортны алыштыру кысаларында продуктны бирү мөмкинлегеннән һәм технологик булуыннан тора.

Татарстанда булдырылган инжиниринг үзәкләр безнең сәнәгать предприятияләре өчен җитди фәнни-тикшеренү платформасы булып торырга тиеш, дип ассызыклады ТР Президенты.

Мөһиме, сәнәгать предприятияләре үзәкләр эшендә кызыксыну күрсәтергә тиеш, бу хәрәкәт ике яклы булу шарт - үзәкләр дә файдалы булган юнәлешләр күрсәтергә тиеш, сәнәгать оешмалары да бүгенге көндә үзәкләрнең базаларында булган мөмкинлекләрне анализларга һәм җитештерүдә булган бурычларны чишүдә кулланырга тиешләр.

Билгеле булган уңай мисаллар бар, бу, әйтик, "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәк, дип мисал китерде Рөстәм Миңнеханов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International