Россия регионнарының яшь рационализаторлары, уйлап табучылары, инноваторлары слетының тантаналы ачылышы

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

2016 елның 18 апрелендә Казанда Россия регионнарының яшь рационализаторлары, уйлап табучылары, инноваторлары слетының ачылышы булып узды.

Яшь инноваторлар слетының тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятияләрнең үсешенә ярдәм итүче ФондыКүзәтү советы рәисе Иван Бортник, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе башкарма директоры вазыйфаларын башкаручы Иван Федотов, Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты ректоры Алберт Гыйлметдинов катнаштылар.

Слетта катнашучылар - яшьләр инновация иҗаты үзәге укучылары, балалар технопарклары, кампуслары, "Умник" һәм "Шустрик" бөтенроссия конкурслары җиңүчеләре, шулай ук, яшь инноваторлар -Россиянең 19 регионының югары уку йортлары  һәм стартап вәкилләре. Чарада 490 артык яшь инноваторлар катнаштылар.

Слетның төп максаты - рационализатор һәм уйлап табу эшчәнлеген стимуллаштыру, ярдәм итү, мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм яшьләр арасында фәнни-техник потенциалны табу.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә регионда актив рәвештә инновацион инфраструктура үсә, яңа җитештерү һәм эш урыннары барлыкка килә, дип билгеләде. "Без фәнни һәм уйлап табу эшчәнлеген хупларга тырышабыз", - диде ул.

Татарстан Президенты искә төшереп, бүген республикада дүрт яңа яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды, диде. "Хәзер республикада шундый 14 үзәк",- дип аныклады Рөстәм Миңнеханов.

Слетның пленар сессиясе булып узды, анда яшь инноваторлар һәм рационализаторлар үзләренең проектларын презентацияләделәр.

Пленар сессия тәмамлану белән Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты лабораториясе эшчәнлеге белән таныштылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International