Россиянең 47 төбәгеннән предприятие җитәкчеләре җиңүгә йөз тотучылар арасына эләккән. Беренче сайлап алу этабынан соң лидер-төбәкләр булып түбәндәгеләр тора: беренче урында – Мәскәү өлкәсе – 19 лауреат, икенче урында – Татарстан һәм өченче урында – Чиләбе өлкәсе.
14 июньдә, 15:00 сәгатьтә, Россия Федерациясенең Бразилия Федератив Республикасындагы Сәүдә вәкиле Шереметкер Виктор Вадимович белән онлайн-очрашу узачак.
Татарстанның тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәм – тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
9 июньдә А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында су асты канатларында тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү чарасы булып узды. Бу инде Ханты-Манси автономияле округы өчен төбәкнең пассажирлар флотын реновацияләү программасы кысаларында төзелгән икенче кораб. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов катнашты.
«Соллерс Алабуга» компаниясе Сәнәгатьне үстерү фонды белән заманча, экологик дизель двигательләр җитештерү проектына кредит килешүен имзалавы турында игълан итте.
Илебезнең азык-төлек сәнәгатендә үсеш нокталары «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумының төп темаларының берсе булачак. 20 һәм 21 июльдә Казанда үтәчәк чарада «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы Россиянең әйдәп баручы компанияләренең милекчеләре һәм җитәкчеләре үз экспертизалары белән уртаклашачак.
Хөрмәтле күргәзмә-ярминкә һәм конгресс эшчәнлеге профессионаллары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәм – Бөтендөнья күргәзмәләр көне белән котлыйм!
Бу хакта Сингапур Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Михаил Бондаренко 6 июньдә булып узган онлайн-очрашуда хәбәр итте. Аны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде. Очрашуда Татарстанның 20дән артык компаниясе катнашты.
6 июньдә, 10:00 сәгатьтә, Сингапур Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Бондаренко Михаил Борисович белән онлайн-очрашу узачак.
Михаил Бондаренко Сингапур белән хезмәттәшлекнең хәзерге торышы һәм мөмкинлекләре турында сөйләячәк.
Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә җирле телдә «Кытай сабан туе» дип аталган бәйрәм узачак. Аны оештыру идеясе Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконыкы, ул республикада Байдарка һәм каноэда ишү федерациясен җитәкли. Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы белән очрашу вакытында инициативаны КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде дә хуплап ала.