«Минем экспорт» цифрлы платформасы Россия компанияләре өчен тышкы икътисадый эшчәнлек алып баруны гадиләштерүне дәвам итә. Шулай итеп, платформада хезмәтләр өчен түләү Россия территориясендә эшләүче 200дән артык банк һәм кредит оешмалары белән интеграция нәтиҗәсендә тагын да уңайлырак һәм тизрәк булды.
«Минем экспорт» клиентлары электрон счетлар алырга һәм аларны бер ишарә белән түләргә мөмкин, тоташтырылган банкларның теләсә кайсысын сайлау мөмкинлеге бар. Түләү статусы платформада кулланучының шәхси кабинетында бик тиз чагыла, процессның тулы үтә күренмәлелеген һәм контрольлеген тәэмин итә.
Түләү сервисы платформада гаризалар рәсмиләштерү һәм банкта түләүләр үткәрү өчен җаваплы хезмәткәрләр арасында бурычларны бүлеп, компанияләрнең эчке процессларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Россия Банкының тиз түләүләр системасын куллану транзакцияләрне тиз арада уздыруны гарантияли.
Платформаның үсеше «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия экспорт үзәге ярдәмендә бара, дип тә өстик.