Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян белән очрашты. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Яклар Мәскәү авиация институтының фәнни-мәгариф комплексы оешмалары һәм Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлеген үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Мәскәү авиация институты (Милли тикшеренү университеты) 1930 елда нигезләнә. Бүген Россиянең иң эре техник университетларының берсе булып тора, алга киткән технологияләр буенча компетенцияләр үзәкләрен үстерә, космик һәм пилотсыз системалар базасында комплекслы сервислар һәм хезмәтләр эшли, киләчәк компетенцияләре буенча яңа белем бирү программаларын башлап җибәрә. 2023 елда югары белем бирү системасын камилләштерү буенча пилот проектында катнаша.
МАИ тәмамлаучылар җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашында МиГ, Ил, Ту, Су, Як самолетлары, Ми, Ка вертолетлары төзелде, барлык хәрби вертолетларның борт радиолокация станцияләре, стратегик һәм зенит ракета комплекслары, аналоглары булмаган «Москит» тавышсыз корабка каршы ракета, «Союз-У» ракета йөртүчесе, каты ягулыклы Р-30 «Булава-30» баллистик ракетасы, «Протон» һәм «Зенит» РН идарә системалары, элемтә космик комплекслары, шул исәптән ГЛОНАСС, дөньяда иң куәтле ракета двигательләре РД-120, РД-170 һәм РД-180 һәм башка бик күп нәрсәләр эшләнде.