Җир кишәрлегенә газны ничек бушлай китерергә?

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында социаль газлаштыру һәм догазификация программасы турында» брифинг узды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов спикерлар рәвешендә чыгыш ясадылар.

«Башта 2021 елда муниципаль берәмлекләр заявкалары нигезендә потенциаль рәвештә догазификацияләнергә тиешле 18 меңнән артык йорт хуҗалыгы ачыкланды, – диде Марат Миңнебаев. – 2021 елда план-графикка 9,2 мең йорт биләмәсе кертелде, 2022 елда – 13,4 мең йорт биләмәсе, 2023 елда – 19,5 мең йорт биләмәсе. Ә бүген газүткәргеч 28 765 участок  чикләренә җиткерелде инде».

Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе 97,8 процентка җиткән. Шул ук вакытта шәһәрләр һәм авыл торак пунктлары өчен газлаштыруның югары күрсәткечләре бертигез дәрәҗәдә тәэмин ителүе республиканың аерым үзенчәлеге булып тора.

Догазификация өчен гражданнарга территориаль ЭПУ адресына заявка, җир кишәрлегенә һәм йортка милек хокукын раслаучы документлар, ситуация планы, паспорт һәм СНИЛС тапшырырга кирәк.

Моннан тыш, газ җайланмасын тоташтыру өчен читтән торып гариза бирү мөмкинлеге дә бар:

  •  РФ бердәм газлаштыру операторы сайтында;
  • Дәүләт хезмәтләре рәсми сайты аша;
  • «Я строю» порталы аша.

Шулай ук искәртеп узабыз, быел Россия Президенты Владимир Путин бакчачылык яки яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләрен социаль газлаштыру программасына кертергә кушты. Республикада СНТ территорияләре чикләрендә урнашкан йорт биләмәләрен инвентаризацияләү буенча эш башкарылды. Шулай итеп, башкарылган эшләрдән соң, муниципаль районнар гаризалары нигезендә Татарстанның 12 районында – Казан, Чаллы, Азнакай, Бөгелмә, Алабуга һәм башка шәһәрләрдә 53 СНТ 570 йорт биләмәсен үз эченә алган СНТ план-графигы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International