«Студотрядлар – предприятиеләр өчен җитди ярдәм», – бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында студент отрядларының 61 нче хезмәт семестрын ябу һәм «Нәтиҗәләр 2024» премиясен тапшыру тантанасында белдерде.
– Студент отрядлары – данлыклы тарих һәм күркәм традицияләр, яшьлек һәм дуслык, энергия һәм үҗәтлек, шулай ук республикабыз яшьләренең дәүләт үсешенең төп бурычларын хәл итүгә керткән зур өлеше. Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әйдәп баручы предприятиеләргә эшкә урнашуда һәрвакыт ярдәм итә, студотряд хәрәкәте инициативаларын хуплый. Студотрядлар яшь эшче кадрларга ихтыяҗ кичерүче сәнәгать предприятиеләре өчен җитди ярдәм булып тора. Ә сезнең өчен, бөтен яңалыкка ачык булган актив студентлар өчен, – бу киләчәктә һөнәри сайлау һәм адаптацияләү, беренче хезмәт чыныгуын алу, шулай ук акча эшләү өчен яхшы тормыш тәҗрибәсе, – диде Иван Колчин, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен эш бирүчеләрнең студотрядларны җәй көне эшкә җәлеп итү ихтыяҗы турында мәгълүмат җыя. 2024 елда югары технологияле җитештерү белән 57 предприятие студентларга 4,7 мең вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Барлыгы 11 ай эчендә 5 меңгә якын кеше эшләгән, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексында да.
Актив эш бирүчеләр арасында министр урынбасары 2020 елдан бирле студентлар хезмәт отрядлары, КАМАЗ, «Алабуга» МИЗ белән эшли торган ПОЗиСны аерып күрсәтте. Студентларны шулай ук Татнефть, ТР СИБУР, Татшина, ТАГРАС Холдинг һәм башкалар җәлеп итә.
Ел йомгаклары буенча студент отрядлары өчен иң яхшы эш бирүчеләр:
Татарстан студентларының хезмәт отрядларын һөнәри әзерләү һәм эшкә урнаштыру сыйфатын үстергән өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Сыйфат билгесе тапшырылды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм эшебезгә бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!