Олег Коробченко «ТЕМП» форумында: «Россиядә станок җитештерелә башлый дип әйтергә була инде»

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

«Казан Экспо» ХКҮ территориясендә 4 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр металл эшкәртү буенча «ТЕМП» глобаль форумы уза.

Форумның эшлекле чаралары тармакның гамәли бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән. Панельле сессияләр, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, яңа шартларда сәнәгать инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, җитештерү процессларын модернизацияләү һәм аудитлау проблемаларына багышланган эксперт докладлары форматында белгечләр актуаль кадрлар мәсьәләләрен һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру методикаларын караячак, яшь белгечләрне тотып калу буенча яңа практикалар белән танышачак.

Катнашучылар өчен яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру максатында көн саен Татарстанның машина төзелеше һәм металл эшкәртү тармаклары предприятиеләренең баш белгечләре (инженерлар, технологлар, метрологлар, сатып алу бүлекләре белгечләре һ.б.) белән бизнес-очрашулар уздырылачак.

Шулай ук форум кысаларындакүргәзмә экспозициясе оештырылды – Татарстанда тармакның алдынгы технологияләрен күрсәтү өчен бердәнбер платформа, ул инде 20 елдан артык заманча сәнәгатьнең актуаль темаларын хәл итә, беренче затлар һәм бизнес җитәкчеләре өчен файдалы элемтәләр булдыра. Катнашучылар арасында Россиянең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 115 компания бар иде, алар үзебезнең илдә һәм чит илдә җитештерелгән җиһазларны күрсәтә.

Экспозициянең уникальлеге шунда ки, тармак белгечләре энергия сыйдырышлы һәм эре габаритлы җиһазлар белән турыдан-туры таныша ала.

Станоклар белән бер үк вакытта компанияләр инструментлар, станоклы җиһазлар, өслекне чистарту һәм ныгыту технологияләре, эретеп ябыштыру, индукцион, йөк күтәрү һәм төрү җайланмаларын күрсәтәләр, җилем, майлау һәм абразив эшләнмәләр һ.б. барысы да җитештерүне модернизацияләргә, төрле җитештерү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Күп кенә эшләнмәләр һәм җиһазлар беренче тапкыр күрсәтелде. Әйтик, «Татпромстан» Татарстан компаниясе ЧПУ белән VS-100  вертикаль фрезер эшкәртү үзәген һәм ЧПУ белән VТL-70  вертикаль токарь станогын, шулай ук яңа идарә системаларын тәкъдим итте.

Күргәзмә экспозициясен Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко карады.

«Бу 1,5 ел эчендә безнең күләм бар инде – күргәзмәдә төрле станоклар җитештерүчеләр, хәтта төрү җиһазлары да тәкъдим ителгән. Россиядә станоклар җитештерелә башлый дип әйтергә мөмкин булган эшләнмәләр дә бар. Бүген без флагман – эре предприятиеләребездә булдык, җиһазларны, станокларны карадык. Әлбәттә, анда импортны алмаштырырга кирәк, әмма процесс бара, заказлар бар. Әйе, кайдадыр без ялгышабыз, абынабыз, «шишкалар» алабыз. Әмма бу «шишкалар» киләчәктә таралырга тиеш дип уйлыйм. Ике ел элек без җыю буенча компетенцияләр эшләүдән башладык (бездә алар юк иде диярлек), ә хәзер станок җитештерүне локальләштерү өстендә эшлибез.

Кулланучылар үзебезнең ил җиһазларын сайласын өчен конкурент бәя кирәк. Быел безнең берничә компания дәүләт ярдәменнән – Россия станокларын сатып алуга субсидияләүдән файдалана алды. Киләсе елда бу программа да гамәлдә булыр, һәм аңа Татарстан предприятиеләре керер дип уйлыйм.

Күргәзмәгә килгәндә, ул лаеклы, зур булды. Киләсе елга аны тагын да масштаблырак итәргә кирәк. Ул тәэмин итүчеләр, җитештерүчеләр, безнең машина төзүчеләр өчен җәлеп итү урыны булырга тиеш. Күргәзмәдә катнашучылар аның ярдәмендә акча эшләргә һәм безгә яңадан килергә тиеш»,  – диде Олег Коробченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International