Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Кузбассның эре предприятиеләре белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко бүген эш визиты белән Кемерово өлкәсе Кузбасста.

Ул Новокузнецкиның эре предприятиеләрендә булды, анда хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм республика компанияләре белән уртак проектлар турында фикер алышты.

Себер тау-металлургия компаниясе генераль директоры Денис Краев министрны лом әзерләү флагманы эше белән таныштырды.  

 «СГМК» АҖ – Себер, Урал һәм Ерак Көнчыгышның металлургия предприятиеләрен кара һәм төсле металл ватыклары белән тәэмин итүче. Предприятие шулай ук ломны экоалюминийга, эре габаритлы шиннарны регенератка һәм резин валчыкларына эшкәртә.

Киләсе объектта – «Себернең икенчел ресурслары» ҖЧҖ резин-техник эшләнмәләрне эшкәртүнең яңа калдыксыз технологиясе турында генераль директор Антон Попов сөйләде. Завод ел саен 16 мең тонна шин эшкәртә, резин валчыклары, юллар, мәйданчыклар өчен порошок һәм башкаларны ала.

Көнбатыш Себер электрометаллургия заводы генераль директоры Алексей Сидоров калдыксыз ферросплавлар җитештерү белән таныштырды. 

Предприятие быел 70 мең тонна продукция җитештерәчәк. Ә 2025 елдан 100 мең тоннага чыгарга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International