Татарстанда «Ел инженеры» V Республика конкурсының туры уза

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Быел конкурска бөтен республикадан талантлы һәм креатив инженерлардан 437 гариза килгән. Абруйлы комиссия җентекләп карап, иң яхшы 126 эшне сайлап алды, аларның авторлары үз проектларын 9-10 декабрьдә Казанда, «Корстон» кунакханә комплексында көндезге этапта күрсәтәчәк.

Бу көннәрдә конкурсантларны инженерлык өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар катнашында бай белем бирү программасы көтә.

Катнашучылар саны ел саен арта, узган елга караганда 30% ка күбрәк гариза бирелгән, – дип билгеләп үтте Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов ММЧ вәкилләре белән әңгәмәдә. – Шунысын да билгеләп үтәсем килә, бирелүче эшләрнең сыйфаты да үсә һәм студентларда, яшь һәм тәҗрибәле белгечләрдә зур кызыксыну уята. Монда яклана торган барлык эшләр Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы контролендә. Алар нигезендә бездә диссертацияләр, кандидатлык, докторлык яклана һәм бу проектлар конкрет предприятиеләрдә дә тормышка ашырыла.

Өч категориядән («Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казаныш, компетентлылык») гаризалар саны буенча иң массакүләм категория – «Яшьлек, уңыш, перспектива». Анда эшләүче инженерлар һәм югары уку йортларының 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International