2016 елның 26 маенда Горький исемендәге Яшел Үзән заводында Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен әзерләнгән "Гепард-3.9" фрегатын суга төшерү тантанасы узды. Бу әлеге төр корабльләрне төзү турындагы икенче килешүдән икенче фрегат.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Вьетнам Социалистик Республикасы хәрби-диңгез көчләре комиссары, вице-адмирал Динь За Тхат, "Рособоронэкспорт" АҖ Хәрби-Диңгез Флоты Департаменты җитәкчесе урынбасары Виктор Комаров, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ Иван Егоров, “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм башкалар катнаштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Албер Кәримов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп болай диде: бүген завод Рссия һәм республика сәнәгате үсешенә әһәмиятле өлеш кертә. Завод эшчеләренә ул хезмәтләре һәм эшләренә тугры калулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Безнең республикабызның Горький исемендәге Яшел Үзән заводында Вьетнам Социалистик Республикасы өчен заманча корабльләр җитештерү белән горурланабыз”, дип ассызыклады А.Кәримов.
Вьетнам Социалистик Республикасы хәрби-диңгез көчләре комиссары, вице-адмирал Динь За Тхат Вьетнам хәрби-диңгез көчләре җитәкчелеге исеменнән Россия һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, "Рособоронэкспорт" АҖ җитәкчелегенә, завод хезмәткәрләренә хезмәттәшлек, югары сыйфатлы корабльләр өчен рәхмәтен белдерде.
Әлеге чара кысаларында заводның судно төзелеше җитештерүен үстерүгә керткән өлешләре өчен иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.