Рөстәм Миңнеханов: Татарстан нефть химиясе предприятиеләре бөтен ил масштабында эре комплекслар булып торалар

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 26 маенда Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химик Көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Бәйрәм тантанасы “Нефтехимик” боз сараенда узды.

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстанның нефтехимия тармагы предприятияләренең күргәзмәсен карап узды.

“Бүген без Түбән Камада кабат Химик Көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтәбез,- диде Татарстан Президенты сәламләвендә. Әлбәттә, аерым сүзләр белән республиканың нефтехимия нигезен салычу ветераннарга мөрәҗәгать итәсе килә. Берничә дистә еллар эчендә биредә Европаның эре нефтехимия комплексы пәйда булды”.

Түбән Кама, Казан, Менделеевск-Татарстанның нефтехимия өлкәсендә алга киткән шәһәрләре РФ эре нефтехимия үзәкләре булып саналалар, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

“Биредә безнең хезмәт коллективлары, мәгариф һәм тикшеренү учрежденияләре вәкилләре, укучылар-аларның киләчәктә нефтехимия белгечләре булачакларын уйлау кәефне күтәрә. Химия белән гомерен бәйләгән белгечнең барысы да уңышлы булачагына һич кенә дә шик юк. Моның дәлиле-нефтехимия һәм нефть эшкәртү республика икътисадының төп үсеш ноктасы булып билгеләнгән 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше Стратегиясе”, - диде ТР Президенты.

2015-2019 елларга Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексы үсеше программасын тормышка ашыру һәм куәтле материаль – техник нигез булу безнең республикага киләчәктә дә конкурент сәләтле булып калырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт Хатларын тапшырды.

Шулай ук, бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов котлады. Ул республиканың нефтехимия һәм нефть эшкәртү предприятияләрендә бүгенге көндә 50 меңнән артык эшче хезмәт күрсәтүе хакында әйтеп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге тармакта 700 млрд. сумлык продукция җитештерелгән.

“Татнефть” һәм “ТАИФ” компанияләре группалары Түбән Камада химия һәм нефтехимия өлкәсендә яңа технологияләр гамәлгә кертәләр, мөһим инвестицион проектлар тормышка ашыралар, Россия өчен уникаль булган җитештерүне сафка бастыралар”,- диде ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы һәм быел Түбән Кама шәһәре үзенең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк дип искә төшерде.

Тармак үсешенә зур өлешне Казан заводлары: “Казаноргсинтез”, “Нәфис”, “КЗСК”, “КВАРТ” һәм “Татхимфармпрепараты” кертә, диде Алберт Кәримов.

Бәйрәм концерты барышында төрле бүләкләр белән ветераннар, хезмәткәрләр, төрле оешма җитәкчеләре, яшь галимнәр, химия буенча халыкара олимпиада җиңүчеләре - мәктәп укучылары котланды.

(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

Мәгълүмат һәм фоторепортажлар ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында                   басылып чыкты: http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/654837.htm

һәм “Реаль вакыт” интернет-басмасы сайтында урнаштырылды: http://realnoevremya.ru/today/32531

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International