2016 елның 9 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ВТБ24 идарә Рәисе - Президенты Михаил Задорнов белән очрашуында катнашты.
Очрашуда барышында Татарстан Республикасы һәм ВТБ24 банкы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВТБ24 идарә Рәисе - Президенты Михаил Задорнов аттылар.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Хөкүмәте һәм ВТБ24 банкы 2015 елның ноябрендә очрашуда билгеләнгән килешүләрне гамәлгә ашыруда бер-бер артлы эш алып баралар. Яклар уртак проектлар исемлеген билгеләделәр һәм якында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча банк һәм профильле министрлыклар арасында өстәмә килешүләр имзалаячаклар.
Михаил Задорнов билгеләп үткәнчә, ВТБ24 корпоратив клиентлар белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан Республикасы территориясендә банкның хезмәт хакы буенча иң эре клиенты – «КАМАЗ» җәмгыяте һәм башка мөһим предприятиеләр бар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән хезмәттәшлек кече һәм урта предприятиеләргә ярдәмне күз алдында тота. 2015 елда ВТБ24 Гарантия фонды белән килешү төзеде, ә агымдагы елда фондның лимитын 2,5 тапкырга арттырды. Йөкләмә астында 120 миллион сум кредит бирелгән, тагын 262 млн сум карар кабул итү этабында. ВТБ24 Гарантия фонды өчен ынанычлы банклар санына керергә җыена.
Эшчәнлектәге аерым пункт – авылдагы кече хуҗалыклар өчен банк хезмәтләрен үстерү. Бу бурыч «Банк почтасы» бизнесын үстерү кысаларында хәл ителәчәк. 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә кредит оешмасына хезмәт күрсәтүнең 160 ноктасы барлыкка киләчәк.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ВТБ24 Россия базарының эре уенчыларыннан санала, һәм бүген без кече һәм урта бизнес белән эшләү өлешендә активлыкны үстерү мөмкинлеге турында фикер алышабыз. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ВТБ24 челтәре үзенең масштаблылыгы белән аерылып тора һәм уртак эшне системалаштыру зарур.
Очрашу азагында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ВТБ24 идарә Рәисе - Президенты Михаил Задорнов журналистлар сорауларына җавап бирделәр. Михаил Задорнов хәбәр иткәнчә, бүгенге килешүне имзалау берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүне күз алдында тота, шуларның берсе – кече һәм урта бизнеска ярдәм итү.
"Без Алабугада банкның 25-нче бүлекчәсе ачуны һәм “Банк Почтасы” бизнесы үсешен исәпкә алып кече бизнес предприятиеләренә көндәлек банк хезмәте күрсәтү хезмәтен тәкъдим итәргә килештек һәм шул исәптән, республика районнарында, авылларында, зур булмаган шәһәрләрдә дә, - диде Михаил Задорнов. - Без шулай Татарстан Президенты белән кече предприятиеләргә лизинг күзлегеннән ярдәм итү турында сөйләштек".
Ипотека кредитлары турында әйткәндә, Михаил Задорнов 2014 елда Татарстанда ВТБ24 банкы якынча 11,5 млрд. сумлык ипотека кредиты бирелүгә игътибар итте, 2015 елда - 6 млрд. сум. “2016 елда ипотека кредитларын 2014 елга караганда азрак бирмәячәкбез, -диде. Без моны инде агымдагы елның 5 айлык нәтиҗәләреннән күрәбез”.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)